хәзерге татар теле фәненең бөтенләй дөрес булмавына бер дәлил.
менә мин хат язам, шунда мондый урын бар:
Кукмара муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Мансуров Роберт Мияссарович ка
Менә моны бит инде хәзерге әдәби-рәсми татар телендә мин язган шикелле язмайлар, ә “… җитәкчесе Фәләнев Фәлән Фәләневичкә” диеп ягъни “ка” кушымчасын кушып язалар. Һәм, хәзерге лаексыз “фәнни” исемен йөреткән синтаксик һәм морфологик анализда моны болай анализлайлар: “Фәләневичкә” – юнәлеш килештә, “җитәкчесе”, “Фәләнев”, “Фәлән” сүзләре – баш килештә. Әмма менә бу очракта моның алай түгеллеге катырак аңлашыла. Чын күңелдән әйтим, нормаль кешегә аңлашылырга тиеш! Минем өчен бу бер кайчан да ачыш булмады, мин моның дөрес түгеллеген мәктәптә моның белән очрашкач ук белдем, һәм башка нормаль кешеләр дә моны әллә кайчан аңлайдыр диеп уйлайм. Ләкин мин шак катам, ничек бу шулай татар теле фәнендә ята??? Чын миңгерәүләр генәме анда галим булып чутланып йөрей? Минем хәтта моның турында язып торасым да килмәй, бу шул чаклы аерым-ачык нәрсә! Хет шунда әллә ниндәй әкият язсыннар дәреслеккә, моның дөрес түгеллеге шул чаклы ачык, мин моны кемне дә булса бутар диеп курыкмайм да хәтта! Әмма ни гаҗәп, ничә еллар буе дәреслекләрдә шушы яткан һәм ята.
Мин уйлайм, мәктәптә ул татар теле грамматикасын йә инде бөтенләй өйрәнәсе түгел, йә дөрес итеп өйрәнәсе. Хәзер бер каршы сүз әйтмәйчә укыган укучылар бөтенесе аңгыра буламы инде? Ә олимпиадаларга акыллы кеше дигән исем күтәреп барып анда шушы сүзләр белән килешүчеләр наданнарның да наданы буламы инде?
Башка, гадәти очракларда исем-фамилия булмай, гади татарча сүз тәртибе белән бара торган аергыч белән аерымланмыш бара, һәм анда да ахырдан килә торганы ягъни аерымланмыш “юнәлеш килеш белән төрләнгән” ә аергычлары “баш килештә” диеп атала, яки кай бер очракта “сыйфат” диеп аталып, килеш белән төрләнеше юк диеп атала.
Әмма килешләр дә юк, сыйфат та юк, алары турында Алла бирса аерым язырмын.
Минем боларның җыенысы турында да интернетта әйткәнем бар инде.
Гадәти җөмлә өлеше мисалы: “мәгариф бүлеге җитәкчесе Фәләнев Гали Вәли улына”. Монда да “улына” сүзен “баш килештә” диеп атайлар, ә “җитәкчесе” сүзен нәрсә диеп атайлар? Мин моны белмәйм дә, бәлки “аергыч булып килгән исем” диеп атайлардыр, мин уйлайм, “сыйфатлашкан исем” диеп атай алырлар иде, әмма минем әйтәсе килгән бу фикер өчен анысы мөһим түгел, ә шунысы мөһим – аны юнәлеш килештә диеп атамайлар, һәм юнәлеш килештә бары тик бер генә сүз – “улына” сүзе генә диеп карайлар. Бу һич тә дөрес түгел, әлбәттә. Бу әйбер турында кушымча ягыннан түгел, ә аергыч ягыннан карап мин “хәзерге татар теле дәреслекләрендәге иң зур хата бугай бу” язымтамда кыскача әйттем инде.
Моны аңлатыр өчен бик күп мисаллар табып булыр иде, әмма минем менә хәзер моны язасы килде, чөнки безнең татар мәктәбе урыслашкан, мин татарча укуны яклайм, ә кемдер бәлки татар теле дәресләре аркасында гына татар телен начар диеп уйлагандыр, инде татарча укуы җайсыз дигән сүз чыкты, менә монда һәм монда, мин аларга катлаулы җөмләләрне аңлаешлы итер өчен фигуралы җәя куллану мөмкинлеге турында әйттем, ә кайбер җөмләләр, китаплар әйбәт тәрҗемә ителмәгән. Тагы бер урысча сөйләшә торганы үзенә урысча язуы уңайлырак булуын әйткән иде, ләкин инде мин урысча сөйләшә торган кешене исәпкә алып тормайм, ул инде урыслашкан. Җәя куллануны интернетта мин forum.belem.ru да бер тәкъдим иткән идем инде, 251енче сөйләшүдә.
Башлыкны “хәзерге татарстан рәсми татар теле фәнендәге синтаксик һәм морфологик анализлар дөрес түгел” диеп куйдым, әмма татар теленең рәсми фәне Татарстанда гына инде шуңа күрә аны бер төрле әйткәндә “дөнья күләмендә” диергә дә булыр иде, һәм әмма шушындай хаталар татар телендә генә түгел, урыс телендә дә бар, ләкин аергыч турында сүз барганда аергыч та аерылмыш шикелле үк кушымча ала. Әмма мин “дөнья күләмендә” диеп әйтмәйм, чөнки бөтен дөнья галимнәре андай башсыз түгелдер. Башка тел грамматикалары арасында җүнләбрәк язылганнары бардыр, я булгандыр, һәм бит рәсми булмаган, минем шикелле, фикерләүчеләр аны белә, бардыр андайлар, минем шикелле уйлаучылар әмма моны рәсми фәнгә кертеп җибәрә алмаучылар я ныклап торып шул юлда көрәшмәүчеләр, алар да “бөтен дөнья” эченә керә бит. Мондагы “дөнья күләмендә” дигән сүзем миңа бик ошап бетмәй, әмма шулай әйтү кабул ителгән, әмма андагы “дөнья” сүз бөртеге “Җир шары” дигән мәгънәне аңлата.
Төп сүземне дәвам итим. Ә ничек дөрес соң – дөресе болай: “ка” кушымчасы, әлбәттә, ахыргы сүзгә генә кушылмай, ул бер ничә сүздән торган блокның ахырына кушыла. Шуңа күрә хәзерге әдәби-рәсми татар язу кагыйдәләре дә дөрес түгел, чөнки сүз араларында буш урын калдырылганнан шул төштә мәгънәви объектлар урнашкан дигән хис туа, әмма ул алай түгел.
Менә мисал китерәм, фигуралы җәя белән күрсәтәм:
{Мәгариф бүлеге җитәкчесе Фәләнев Фәлән Фәлән улын}а.
{Мәгариф бүлеге җитәкчесе Фәләнев Фәлән Фәләневич}кә.
Монда дөрес итеп языр өчен я кушымчаны аерып язырга кирәк, я “Мәгариф бүлеге җитәкчесе Фәләнев Фәлән Фәләневич” дигән блоктагы бөтен сүзләрне кушып язырга кирәк, әлбәттә, икенче вариантын куллану уңайсыз булыр иде.
Сүз уңаеннан, инглиз телендә кушымчалар бик әз, бездәге күп кушымчалар эшләгән эшне анда “предлог”лар эшләй, шул ук кушымча шикелле нәрсә инде ул, ләкин алар арттан кушылмай, ә алдан кушыла, алар да кайвакыт инглиз телендә берсе артлы берсе бара, әмма барча телләрдә дә ул предлогларны аерым язу кабул ителгән, шуның өчен инглиз теле язылышы дөрес булып чыга.