Archive for the ‘тел-сүз’ Category

Кукмара беренче татар мәктәбен кайтарыйк

http://forum.kukmara-rayon.ru/viewtopic.php?pid=2169#p2169 дан копияләм язам, анда бу мәкаләнең тулырак, элеккерәк, 2 тапкыр зуррак 2 варианты да бар:

http://vk.com/wall-27354449_231 дан копияләп язам:

гәҗиткә мәкаләне а4 га сыйдырып язырга кушканнар иде. менә моны яздым:

Кукмара беренче татар мәктәбен кайтарыйк

Кукмара 1нче мәктәбендә төп фәннәрне урыс телендә укыта башлаганнар. Шулай итеп, Кукмара татар балалары 18 яшькә кадәр атна буе һәм көне буе диярлек урыс телендә сөйләшергә мәҗбүр ителә. Әмма бу мәктәптә тарих фәнен татар телендә укуны калдырганнар, ди. Кукмара халкының күбрәге татар булса да, без мәктәпсез калдык. Безгә татар телле мәктәбебезне тизрәк кире кайтарырга кирәк. Чөнки тизрәк кайтармасак, ул бөтенләйгә урыс телле мәктәп булып кала ала. Алла теләсә… Алай булса, бу Кукмарада чын татарларның юкка чыгуына китерәчәк, урысча сөйләшүче татарлар гына калачак. Урысча сөйләшүче кешеләрнең, мәктәп коллективының рухы үзгәрә.
Зур Кукмара белән Иске Пенәгәр мәктәпләре дә урыслашкан ди. Манзараста яңа ачылган мәктәп – урыс телле. Хәзер безгә иң якын татар мәктәпләре Пычак белән Байлангардадыр. Кукмара мәктәпләренең бөтенесе: 4 мәктәп, һәм училище белән кичке мәктәп урыс телле хәзер.
Чыгарылыш имтиханын урыс телендә генә рөхсәт итүче закон чыккан елны – 2008дә – безнең мәктәп урысча укытуга күчкән.
Татарстанда 9нчы сыйныфтан соң да “Бердәм дәүләт имтиханы” үткәрелә, һәм ул урыс телендә, ул Россиядә юк, Татарстанда сынап карау гына икән. Шулай итеп, Татарстанда гына сакланып калган диярлек татар телле, чын татарларга һөҗүм бара диеп уйларга була.
Кайбер кеше урысча укуны яклый һәм моны имтиханга әзерләнү өчен кирәк ди. Мин мәктәптә укыганда без дә югары уку йортларына керер өчен урысча имтихан бирдек. Мәктәптә татарча укып та аңа әзерләнү мөмкин.
Хөкүмәт безне шулай итеп урысча укырга мәҗбүриләгәндә, без бер сүз әйтмичә генә урысча укуга күчергә тиеш түгел. Мин уйлыйм, безнең мәктәп коллективы шушы хәлгә матбугатта ризасызлык белдерергә тиеш иде. Ризасызлык белдерү өчен vk.com/club27354449 төркеменә керә аласыз.
Татарча укуы уңайсыз диюче кешеләр бар. Мин моны беләм, өстәмә җәя тамгалары кулланып, яки кайвакыт кушымчаларны аерым язып, бу хәлне төзәтеп була. Мин моның турында шәхси сайтларымда яздым. Гарәп язулы татарча китапларда кушымчаларның аерым язылганын күргәнем бар, һәм структурасы буенча төрки телләр шикелле булган япон телендә кушып язу белән аерып язу юк. Европа телләрендәге предлоглар аерым языла, урыс һәм гарәп телендәге килеш кушымчалары үзләре өстәлгән берничә сүзнең ахырына гына түгел, һәрберсенә өстәлә. Программалау телендә ifa < 5then диеп язасы булса ул дөрес булмас иде.
Ислам диненә ышанучылар, Коръәндәге 30:22, 49:13 аятьләрен карагыз. Төрле телләр булуы – Аллаһының теләге. Халыклар Аллаһка буйсынуда узышсынга. Халыклар телләре белән дә аерыла, кеше чит халык кешесе булып кыйлана алмый. Без Аллаһы ясаган әйберне үзгәртергә тиеш түгел, 4:119 аятен карагыз. Һәм, Коръән китабында нәфес белән җан ул бер үк нәрсә, нәфес ул начар әйбер генә түгел, без акылны, Аллаһ кушканны тыңлаудан соң, ил законнарына буйсынудан соң, җаныбыз теләгәнне дә эшләргә хокуклы. Без урысча укуга беренче чиратта җаныбыз белән риза түгел бугай.

Кукмара беренче татар гимназиясендә укыган Корбанов Динар.

“вконтакте”да беркетелгән документларны бу блогта да беркетәм:
Татарча укуны кайтарыйк 3.odt
Татарча укуны кайтарыйк 3.doc
Татарча укуны кайтарыйк 3.docx

яшел төс белән күрсәтеп өстәдем. … тагы күп үзгәрешләр бар, редакциядәгеләр һәм мин ясаган, вконтактеда һәм форумда карагыз.

дөнья бетүе вакыты

http://matbugat.ru/news/?id=1917да бүген мин язган «№8 (776179) / 26.07.2011 / 11:36» коммент:

20:15 тә аллаһ ахырзаман вакытын яшерергә телим димәгән икән. менә мисал өчен урысча тәрҗемә, кулиевныкы: Я едва ли не скрываю Час от Самого Себя, но он непременно настанет, чтобы каждому человеку воздали тем, к чему он стремился.
порохова тәрҗемәсе:
Уж близится, поистине, тот Час,
Хотя держать его сокрытым (Я намерен),
Чтоб возымела всякая душа
По мере своего усердия (в делах Господних).
крачковскийныкы: Поистине, час приходит, Я готов его открыть,
Османовныкы: Воистину, [Судный] час непременно настанет, но Мне угодно скрыть [время] его наступления, чтобы воздать каждому человеку по заслугам его.
( минем сайтта: http://qdb.tmf.org.ru/kitap/quran/Kul/Kul_20.html )

менә инглизчә тәрҗемәләр:
http://www.islamawakened.com/Quran/20/15/default.htm
- төрлесе төрлечә, кайберсендә яшерергә телим димәгән.

һәм мин аның гарәпчәсен тикшергән идем, яшерергә теләгән булып чыкмаган иде. менә монда карый аласыз: http://corpus.quran.com/wordbyword.jsp?chapter=20&verse=15 “пачти яшерәм” генә дигән.

шуңа күрә мин ахырзаман вакыты турында белгәнемне әйтәм: ул мизгел саен бетеп тора, {безнең дөньяда ахырзаман беткәнен без күрмәгәндә} без (бу дөнья белән бергә) мизгел саен тарихның ахырзаман булмаган тармагына эләгеп барабыз.
ә тарих, дөнья бер туры сызык буйлап кына акмый, ә мизгел саен чиксез күп >август-3 12:01 : ялгыш яздым, белмим, бәлки чиксез күп түгелдер август-24 17:18 : ялгыш төзәткәнмен, элек белгәнмен һәм дөрес язганмын, чиксез күп < агымга тармаклана, аларның күпчелегендә дөнья бетә.

мин моны кайдан белдем – үзем уйлап чыгардым, вакыт буйлап сәяхәт турында фантастик хикәяләр укыгач, уйлый-уйлый торгач, дөньяның вакыт буйлап агышы тармаклана дигән фикергә килдем, аннары инде дөнья бетүенең шушылай булуы аерым ачык, һәм бу коръәнгә дә, күп хәдисләргә дә каршы килми, ә моңа каршы килгән хәдисләргә мин ышанмыйм.

коммент тәмам, бер төшеп калган хәрефне өстәдем. башлыкны “дөнья бетүе вакыты” диеп куйдым – “ахырзаман” сүзен кулланмадым, чөнки “ахырзаман”ның мәгънәсе дә бик үк төгәл түгел кебек булып тоелды, әмма хәзер уйлыйм, ярыйсы икән, һәм андагы сүз тәртибе төркичә (ягъни шулай ук татарча) түгел, ә фарсыча (ягъни шулай ук гарәпчә һәм һинд-европача һәм семитча). төркичәсе “заман ахыры” йә “заман ахыр”. бу сүз тәртибе турындагы фикер өчен “тел-сүз” бүлегенә кертәм.

Хәзерге татарстан рәсми татар теле фәнендәге синтаксик һәм морфологик анализлар дөрес түгел

хәзерге татар теле фәненең бөтенләй дөрес булмавына бер дәлил.
менә мин хат язам, шунда мондый урын бар:

Кукмара муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Мансуров Роберт Мияссарович ка

Менә моны бит инде хәзерге әдәби-рәсми татар телендә мин язган шикелле язмайлар, ә “… җитәкчесе Фәләнев Фәлән Фәләневичкә” диеп ягъни “ка” кушымчасын кушып язалар. Һәм, хәзерге лаексыз “фәнни” исемен йөреткән синтаксик һәм морфологик анализда моны болай анализлайлар: “Фәләневичкә” – юнәлеш килештә, “җитәкчесе”, “Фәләнев”, “Фәлән” сүзләре – баш килештә. Әмма менә бу очракта моның алай түгеллеге катырак аңлашыла. Чын күңелдән әйтим, нормаль кешегә аңлашылырга тиеш! Минем өчен бу бер кайчан да ачыш булмады, мин моның дөрес түгеллеген мәктәптә моның белән очрашкач ук белдем, һәм башка нормаль кешеләр дә моны әллә кайчан аңлайдыр диеп уйлайм. Ләкин мин шак катам, ничек бу шулай татар теле фәнендә ята??? Чын миңгерәүләр генәме анда галим булып чутланып йөрей? Минем хәтта моның турында язып торасым да килмәй, бу шул чаклы аерым-ачык нәрсә! Хет шунда әллә ниндәй әкият язсыннар дәреслеккә, моның дөрес түгеллеге шул чаклы ачык, мин моны кемне дә булса бутар диеп курыкмайм да хәтта! Әмма ни гаҗәп, ничә еллар буе дәреслекләрдә шушы яткан һәм ята.
Мин уйлайм, мәктәптә ул татар теле грамматикасын йә инде бөтенләй өйрәнәсе түгел, йә дөрес итеп өйрәнәсе. Хәзер бер каршы сүз әйтмәйчә укыган укучылар бөтенесе аңгыра буламы инде? Ә олимпиадаларга акыллы кеше дигән исем күтәреп барып анда шушы сүзләр белән килешүчеләр наданнарның да наданы буламы инде?
Башка, гадәти очракларда исем-фамилия булмай, гади татарча сүз тәртибе белән бара торган аергыч белән аерымланмыш бара, һәм анда да ахырдан килә торганы ягъни аерымланмыш “юнәлеш килеш белән төрләнгән” ә аергычлары “баш килештә” диеп атала, яки кай бер очракта “сыйфат” диеп аталып, килеш белән төрләнеше юк диеп атала.
Әмма килешләр дә юк, сыйфат та юк, алары турында Алла бирса аерым язырмын.
Минем боларның җыенысы турында да интернетта әйткәнем бар инде.
Гадәти җөмлә өлеше мисалы: “мәгариф бүлеге җитәкчесе Фәләнев Гали Вәли улына”. Монда да “улына” сүзен “баш килештә” диеп атайлар, ә “җитәкчесе” сүзен нәрсә диеп атайлар? Мин моны белмәйм дә, бәлки “аергыч булып килгән исем” диеп атайлардыр, мин уйлайм, “сыйфатлашкан исем” диеп атай алырлар иде, әмма минем әйтәсе килгән бу фикер өчен анысы мөһим түгел, ә шунысы мөһим – аны юнәлеш килештә диеп атамайлар, һәм юнәлеш килештә бары тик бер генә сүз – “улына” сүзе генә диеп карайлар. Бу һич тә дөрес түгел, әлбәттә. Бу әйбер турында кушымча ягыннан түгел, ә аергыч ягыннан карап мин “хәзерге татар теле дәреслекләрендәге иң зур хата бугай бу” язымтамда кыскача әйттем инде.

Моны аңлатыр өчен бик күп мисаллар табып булыр иде, әмма минем менә хәзер моны язасы килде, чөнки безнең татар мәктәбе урыслашкан, мин татарча укуны яклайм, ә кемдер бәлки татар теле дәресләре аркасында гына татар телен начар диеп уйлагандыр, инде татарча укуы җайсыз дигән сүз чыкты, менә монда һәм монда, мин аларга катлаулы җөмләләрне аңлаешлы итер өчен фигуралы җәя куллану мөмкинлеге турында әйттем, ә кайбер җөмләләр, китаплар әйбәт тәрҗемә ителмәгән. Тагы бер урысча сөйләшә торганы үзенә урысча язуы уңайлырак булуын әйткән иде, ләкин инде мин урысча сөйләшә торган кешене исәпкә алып тормайм, ул инде урыслашкан. Җәя куллануны интернетта мин forum.belem.ru да бер тәкъдим иткән идем инде, 251енче сөйләшүдә.

Башлыкны “хәзерге татарстан рәсми татар теле фәнендәге синтаксик һәм морфологик анализлар дөрес түгел” диеп куйдым, әмма татар теленең рәсми фәне Татарстанда гына инде шуңа күрә аны бер төрле әйткәндә “дөнья күләмендә” диергә дә булыр иде, һәм әмма шушындай хаталар татар телендә генә түгел, урыс телендә дә бар, ләкин аергыч турында сүз барганда аергыч та аерылмыш шикелле үк кушымча ала. Әмма мин “дөнья күләмендә” диеп әйтмәйм, чөнки бөтен дөнья галимнәре андай башсыз түгелдер. Башка тел грамматикалары арасында җүнләбрәк язылганнары бардыр, я булгандыр, һәм бит рәсми булмаган, минем шикелле, фикерләүчеләр аны белә, бардыр андайлар, минем шикелле уйлаучылар әмма моны рәсми фәнгә кертеп җибәрә алмаучылар я ныклап торып шул юлда көрәшмәүчеләр, алар да “бөтен дөнья” эченә керә бит. Мондагы “дөнья күләмендә” дигән сүзем миңа бик ошап бетмәй, әмма шулай әйтү кабул ителгән, әмма андагы “дөнья” сүз бөртеге “Җир шары” дигән мәгънәне аңлата.

Төп сүземне дәвам итим. Ә ничек дөрес соң – дөресе болай: “ка” кушымчасы, әлбәттә, ахыргы сүзгә генә кушылмай, ул бер ничә сүздән торган блокның ахырына кушыла. Шуңа күрә хәзерге әдәби-рәсми татар язу кагыйдәләре дә дөрес түгел, чөнки сүз араларында буш урын калдырылганнан шул төштә мәгънәви объектлар урнашкан дигән хис туа, әмма ул алай түгел.
Менә мисал китерәм, фигуралы җәя белән күрсәтәм:
{Мәгариф бүлеге җитәкчесе Фәләнев Фәлән Фәлән улын}а.
{Мәгариф бүлеге җитәкчесе Фәләнев Фәлән Фәләневич}кә.
Монда дөрес итеп языр өчен я кушымчаны аерып язырга кирәк, я “Мәгариф бүлеге җитәкчесе Фәләнев Фәлән Фәләневич” дигән блоктагы бөтен сүзләрне кушып язырга кирәк, әлбәттә, икенче вариантын куллану уңайсыз булыр иде.
Сүз уңаеннан, инглиз телендә кушымчалар бик әз, бездәге күп кушымчалар эшләгән эшне анда “предлог”лар эшләй, шул ук кушымча шикелле нәрсә инде ул, ләкин алар арттан кушылмай, ә алдан кушыла, алар да кайвакыт инглиз телендә берсе артлы берсе бара, әмма барча телләрдә дә ул предлогларны аерым язу кабул ителгән, шуның өчен инглиз теле язылышы дөрес булып чыга.

рәсми {татар теле латин язуы} өчен тәкъдим

http://www.matbugat.ru/news/?id=4528 да
№12 (774710) / 02.07.2011 / 12:58 комментында мин әйттем:

латин графикасына үзгәрешләр тәкъдим итәм:
1. йегет дигәндәге е урынына í язырга (, әмма электрон дигәндәгесендә e не калдырырга).
2. калын и белән нечкә и авазлары өчен аерым хәреф кулланырга. бу авазларның мәгънә аеру мисалы: бит белән бИт, кит белән кИт, тир белән тИр.

һәм шушыны ук
http://www.azatliq.org/content/article/24251708.html да
02.07.2011 13:47 комментында яздым.

хәзер минем бу тәкъдимем турында тагы фикерләрем бар, шуңа күрә дә, гадирәк сәбәпләр белән дә мин бу тәкъдимемне монда язам, һәм монда фикерләремне язырмын алла бирса, һәм ул ике коммент яннарында бу биткә сылтама язырмын, алла бирса.

“барлык” белән “барча”ның кайсы әйбәтрәк

миңа “барча” аңлаешлырак, төзелеше, мәгънәсе күбрәк аңлашыла, әмма “барлык” матуррак, ләкин монда “лык” кушымчасының ничек эшләвене мин аңламайм, бәлки чынлап та ул монда мәгънәсез генә, сүзне үзгәртер өчен генә торадыр… интернеттан ике сүзлектән белүемчә казак телендә “бар” һәм “барлык” кулланыла икән, үзбәк телендә “һәммә” һәм “барча”. татар телендә болар барысы да бар. шуңа өстәп “җәмгы” белән “бөтен” дә бар, бәлки тагы бардыр.

кириллицадан латиницага конвертер ясаучылар өчен тикшергеч текст

кириллицадан латиницага конвертер ясаучылар өчен тикшергеч текст:
http://qdb.tmf.org.ru/файллар/kirillitsadanlatinitsagaaylandirgicnisonaw.html.
мин ясаган конвертер аны ничек әйләндерә:
http://qdb.tmf.org.ru.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/файллар/kirillitsadanlatinitsagaaylandirgicnisonaw.html. бу әйләндерелгәнен хәзер саклатып куеп күрсәтәм, әмма ул инде бер-ике ай нәкъ шушы көе торды: http://qdb.tmf.org.ru/internettansaqlatolgan/2011/06/kirillitsadanlatinitsagaaylandirgicnisonaw-2011-06-01_14:24.html .

өстәмә “ачкыч”-тамга-билге сүзләр: татар теле, латин язуы, кирилл язуы, әйләндергеч, күчергеч, тест, сынау, орфография, дөрес язу, яңалиф.

“ахрысы” сүзе, мәгънәсе белән, ничек килеп чыккан?

“ахрысы” сүзе, мәгънәсе белән, ничек килеп чыккан? “ахыр”дан мы? алай булса мәгънәсе ничек килеп чыга соң “ахыр”дан?

татар теле дәреслеге язырга кирәкме?

“Туфан Миңнуллин: “Үз халкың өстеннән донос язу – халкыңа хыянәт итү”” та язган идем:

К. Динар №18 (764582) / 30.03.2011 / 20:48 :

(комментаторларга:)

мин уйлыйм, урысларга татар телен мәҗбүри укытасы түгел һәм татарларга урыс телен мәҗбүри укытасы түгел.

мин дә бөтенләй белмәгәннәр өчен татар теле дәреслеге яза алыр идем бугай, ләкин минем аны язасым килми :) , өйрәнмәсеннәр татар телен :) диебрәк уйлыйм ни өчендер. ләкин язарга теләсәм дә анда проблемалар бардыр әле, әйтелгән : конкурс аша үтү кебек.

бер урыс кешесе җүнлерәк дәреслек язган иде, мин дә күргән идем аны китап кибетендә. бер кеше әйтте бер форумда: аны ди, урыс кешесе булганга рәсми дәреслек итеп чыгарттырмаганнар, ниндидер начальник үзе язган аннары ди.

сез ни әйтерсез? татар теле дәреслеге язырга кирәкме? инглиз теле, урыс теле дәреслекләре бар бит… шпионнар, агентлар, башка төрел икейөзлеләр өйрәнмәсен өчен минем аны язасым килмидер. урыслар арасында “икейөзле”ләр күп бугай бит, урыс булып кыланып йөриләр бугай. шпионнар кирәк булса татар телен болай да өйрәнә ала инде ул бер караганда. һәм татар теле дәреслекләре булу ул бер караганда киресенчә татар телен саклыйдыр да, чөнки үсү юнәлешендә тәэсир итә.

Бу коммент бетте. Минем фикер аннан соң бер аз үзгәрде. Дәреслек ясарга була диеп уйладым, әмма тагы уйладым, менә хәзер мин татар телен белүчеләр әз булу сәбәпле бер форумга спамер программаларга каршы җайлы гына тикшерү куйдым, татарча җавап бирергә кирәк, шулай ук “булмас ру” тикшергече дә татар телен куллана. Тагын мин уйладым, бәлки, Алла бирса, башта татарлар өчен татар теле дәреслеге язырмын диеп, минем хәзерге татар теле дәреслекләренең дөрес булмавы турында берничә тапкыр әйткәнем бар инде, мисал өчен: “хәзерге татар теле дәреслекләрендәге иң зур хата бугай бу”, “татар телендә килешләр”.

ни өчен мин татфакка кермәдем

“Татар теле КФУның Филология институтында укытылачак” та мин язган комментарий:

К. Динар №103 (764508) / 30.03.2011 / 12:28 :

ил №59 (76872) / 27.03.2011 / 18:53
дуурдоом. татарлар – наданнар.
ничек инде ул?? кер, укы. неет.

мин 2001енче елда укырга кердем. мин ул вакытта татфакка керергә теләмәдем. чөнки мин мин-минлекләндем диергә була. мин татар теле дәреслекләрендәге һәм фәнни китаплардагы наданлыкларны күреп, бу хәзерге татар галимнәре минем укытучы булып аталырга лаек түгел диеп уйладым. анда укырга керсәм шул наданнарны акыллы диеп тану була диеп уйладым. мин луччы татар теле буенча фикерләремне гади генә юл белән интернетта язам, үземнең блогта-мазар. “рәсми” галимнәр аны күрмәмешкә салыша икән – гөнаһысы үзләренә. һәм тагын минем татфакта әдәбият укыйсым килмәде :) . әмма керәсе калгандыр да бәлки, ул татар теле галимнәренең фәнни китапларында минем өчен яңа фикерләр юк түгел иде бугай… ялгыш фикерләр белән беррәттән, бер тирәсе. тагы анда бәлки рун язуын өйрәтерләр иде, иске татар телен бәлки, ә болай минем үземнең аларны өйрәнеп утырганым юк әле.

хәзерге татар теле дәреслекләрендәге иң зур хата бугай бу

хәзерге татар теле дәреслекләрендәге иң зур хата бугай бу:
менә бар бит анда анализ, кайсы ия, кайсы хәбәр, кайсы тәмамлык, кайсы аергыч икәнен астына сызып күрсәтә торган һәм аннары кайсы сүз кайсы сүзне ачыклап килүен бер сүз өстеннән икенче сүз өстенә ук җибәреп күрсәтә торган. менә шул анализда шул уклар дөрес түгел, “түгәрәкләп” алганда бик үк дөрес түгел дияргә дә була… дөрес түгел чөнки чынлыкта ул сүз ул сүзне ачыклап килми, бик күп очракта шулай ул! ә булырга мөмкин, ул сүзнең кайсыдыр кушымчага хәтле булган өлеше белән тагын аңа хәтле килгән берничә сүзне бергә ачыклап килә. яки шул берничә сүз кушымчасы белән тагын бер башка шундый блокны ачыклап килә!

апрель-4 22:27 : бу хата мәктәп дәреслекләрендә генә түгел, махсус гадиләштерү өчен генә түгел, “академик фән” дәрәҗәсендәге хата, тикшерелеп, аңлап бетмәгәнлек.