Archive for the ‘мон блог тарихы’ Category

алла бирса өйдәге хостингымны бетереп сайтларымны бер түләүле хостингка күчерәм

мин өйдәге хостингымны бетермәкче булам, алла бирса озакламый сайтларны бер түләүле хостингка күчерәм

интернетта мин

“интернетта мин” дигән битне нәшер иттем. мин инде моны берничә атна элек яздым, әмма анда берничә аңлатмасыз сылтама калган бит, менә шуларны язып бетерергә иренеп ачмыйча торган идем, һәм әле язылмыйча калган сылтамалар да бардыр. бүген ниһаять чыгардым. аңлатмасыз сылтамалар актив түгел иде, шуларны активлаштырдым да, нәшер иттем.
менә ул бит: http://qdinar.wp.kukmara-rayon.ru/internetta-min/ .

бу сайттагы яңа язмаларны rss укыгыч белән күзәтеп торыгыз

мон сайттагы яңа язмаларны rss укыгыч белән күзәтеп торыгыз. әле генә уң баганада өстә шундый киңәш язып куйдым, ул мон блогның һәр битендә күренер, алла бирса. төгәле болай диеп яздым:
вакыт-вакыт бу блогны ачып карыйсыңмы? алайса, аны rss укыгыч арткылы күзәтеп торырга тәкъдим итәм. андый программада яңа язмалары сирәк чыга торган бер ничә сайтның яңалык тезмәләрен берләштереп була. мин белгән иң яхшы rss укыгыч – google.com/reader.

2012-2-23 8:9 : әле генә өстәдем: тагы бер укыгычны кулланып карый аласыз – https://mail.yandex.ru/neo2/#lenta .

уң баганада үзем турында яздым

хәзер уң баганада өстә үзем турында язу язып куйдым:
“мин корбанов динар, 1984енче йылгы, кукмарада торам.”

моны әле тагы да үзгәртермен, алла бирса.

шәхси форумны бетермәкчемен

шәхси форумны бетермәкчемен. qdinar.tmf.org.ru – шәхси форум, уңайлы булып чыкмады бугай ул, аңа сылтаманы бетерәм, блогта форум урынына бит ачам, сораулар, тәкъдимнәр өчен. форумда 1 генә сөйләшү бар. 19:29 : бит ачтым: http://qdinar.wp.kukmara-rayon.ru/dinarga-soraw-taqdim-suz-lar/ “динарга сорау, тәкъдим, сүзләр”, ә форумда бер генә бүлек бар иде, ул “Динарга сораулар, тәкъдимнәр” диеп атала иде.

нофоллоуны бетердем, каптча ясадым, кабатланган комментны рөхсәт иттем.

нофоллоуны бетердем, каптча ясадым, кабатланган комментны рөхсәт иттем. каптча турында узган язымтада әйттем инде. аннан башка мин мартның 21ендә комментарий сылтамаларында “нофоллоу”ны беттердем, моның турында әле генә бер комментта да әйттем, һәм урысча блогымда әйткән идем. һәм бүген бугай, йә кичә, бер үк текстны ике тапкыр язып булмый иде, шуны вордпресс кодын төзәтеп ычкындырып куйдым, менә бу төштә чөнки бер кешегә ике тапкыр “юк” диеп җавап яздым, икенчесендә булып чыкмаган иде.

теркәлүне ачтым, үзем “captcha” ясадым

бу блог хезмәтендә теркәлүне ачтым, үзем “captcha” ясадым. “каптча” мондый: сорауга җавап бирәсе.
мин моны монда ялгыш кына җибәрдем, wp.kukmara-rayon.ru га язам диеп уйладым, әмма анда язу хокукым ни өчендер беткән икән. монда да язам инде хәзер.

2011-04-07 16:19 : каптча эшләмәй икән әле. 16:54 : һәм ул каптча булып кына эшләмәс алла бирса, ә антиспам булып, чөнки монда чын кеше әмма спамерларга да каршы торырга кирәк, ә “каптча” чын кешене үткәрергә тиеш. 17:59 : антиспамны төзәттем.

тагын бер татарча блог

тагын бер татарча блог: Алма бөртеге язмалары. минем бу блогтагы күчкеләргә дә өстәдем.
“алма бөртеге” элек “аралаш ру” да блог язган: http://aralash.ru/blogs/17/53/blog15.html , анда “оригами” буенча 5 язымта бар икән.

“минем сайтлар” бүлеге өстәдем

“минем сайтлар” бүлеге өстәдем (әмма ул әле хәзер үк күренмәде)

язу кагыйдәләре дигән бит өстәдем

язу кагыйдәләре дигән бит өстәдем