Archive for the ‘бер бүлеккә дә кермәгән’ Category

коръәннең ногъмани тәфсиренә тәнкыйть

бүген мин әйткәнне копиялим:

менә бу минем сайттагы коръән китабы: http://qdb.tmf.org.ru/kitap/quran/Kul/Kul_75.html .

әйткән:

3. Неужели человек полагает, что Мы не соберем его костей?
4. Конечно! Мы способны восстановить даже кончики его пальцев.

ногманида болай:

Әйә Адәм баласы уйлыймы – үлгәч аның черегән сөякләрен Без җыя алмабыз дип? (Күп кеше: “Сөяге череп беткән адәм ничек терелсен”, – диләр).
Әйә көче җитүчеләрдәнбез кешенең черегән кечкенә бармак сөякләрен бер-берсенә кушарга.

вот шулай арттырып язылган ногманида, гарәпчә чын коръәндә булмаган сүзләр өстәлгән.

копия тәмам. мин кешеләр безнең бу тормышта яшәгән тән калдыкларыннан терелтелә диеп уйламыйм. минем моның турында интернетта әйткәнем бар инде.

мин хәзер татарча гәҗитләрне укымыйм…

http://forum.belem.ru/index.php?showtopic=737&view=findpost&p=6477:

татарча гәҗитләрне мин укымыйм, мөселман егет кешегә карарга ярамый торган рәсемнәре аркасында, шуңа күрә белмим дә, анда язалармы юкмы икәнен, ә урысчаларын укыган да юк диергә була, казанда укыганда укыштыргалый идем.

БДИны күптелләштерү, төрле телләргә тәрҗемә итү өчен

forum.belem.ru/index.php?showtopic=874 – “форум белем ру”да бүген мин язганымны копиялим:

БДИны күптелләштерү, төрле телләргә тәрҗемә итү өчен.

БДИ ны россия телләренә тәрҗемә итәсе, мисал өчен татар белән башкорт теленә. 11енче сыйныфтан соңгысы урыс телле вузларга керү өчен имтихан булса да, без татар телле вуз турында хыялланабыз бит, һәм урыс телен яхшы белүне тикшерү өчен урыс теле имтиханы бар бит инде, беләм, математикадан имтиханны урысча бирү математика өлкәсендә урыс телен белүне дә ткишерә, әмма мин уйлыйм, аны чынлыкта бик яхшы белмәгән кешене дә вузга кабул итергә була, чөнки урыс теле имтиханын яхшы бирсә, математика өлкәсендәге өлеше бик күп түгел аның, һәм мөһим дә түгел, монда математика урынына бүтән фәнне куеп әйтергә дә була инде, һәм ул терминнарны урысча укыганда өйрәнергә була.

математика һә башка фән терминнары бик мөһим булмавы шуны аңлата: укытучылар татар телендә укыган студентларга, әгәр чынлап та тел белән проблема килеп чыкса, урысча укыганнарга караганда башкача карарга тиеш, аңлатырга тиеш, татарлар да терминнар турында сорарга оялып тормаска тиеш, ул терминнар бер ел тирәсендә аңлашылып бетәдер инде.

мисал өчен, математикада математик символлар белән язылган язуны “для любого а который” кебек итеп урысча укырга өйрәнәсе.

гомумән, мәктәптә татар телендә укыган кешеләргә минемчә бер аз хөрмәт күбрәк булырга тиеш, чит илдән килеп укучыларга шикеллерәк, ул чит илдән килеп укучыларны бер-ике ел урыс теленә өйрәтәләр хәтта. татарча укучыларга группадашларына да әйтергә кирәктер бәлки, “мин татарча укыдым” диеп, чөнки без шул хәтле яхшы итеп урысча сөйләшәбез, акцентсыз да сөйләшә алабыз, ки, безнең мәктәптә урысча укымавыбыз аңлашылмый.

әйдәгез төрле сайтларда БДИны күптелләштерү өчен языйк.

һәм урыс телле вузлардан башка татарларның тдгпу(кдпу) һәм тгида татар телле специальлекләре дә булгандыр бәлки, мин белеп бетермим, мәсьәлән, татар телендә математика һәм физика укыту специальлек(специальность)ендә математикалардан керү имтиханнары татарча да булгандыр.

һәм бит әле кайбер вузга керми дә. ә аттестат алу өчен БДИ кирәк. мин моның турында сорадым, мәҗбүриме ул икәнен, ул мәҗбүри түгел икән, БДИны бирмәскә, аттестат алмаска, әмма 11 сыйныф укыганлык турында белешмә генә алырга мөмкин икән, әмма беркем дә алай итмидер, чөнки аның белән киләчәктә укырга кереп булмый, барыбер БДИ кирәк була.

коръәннең дөреслеген бер исбатлау

урысча блогымдагы “Одно доказательство истинности Корана” язмамдагы төп мәгълүматны тәрҗемә итеп язам. мин бу темага ул урысча язмамнан элегрәк татарча язган идем инде, 2003-2004 енче йыл тирәсендә, әмма латин хәрефләре белән һәм күпчелек кешегә авыр аңлашыла торган рәвештә: “җиде кат җир һәм җиде кат күк турында “һипотеза”-”бер версия”-бер аңлау, коръәнгә тәфсир.», копияләре: 1, 2.
март-19 да язган өлеше:
коръәннең 2енче сүрәсендәге 29ынчы аятендә болай диеп язылган, татарчага ногмани тәфсире тәрҗемәсе, күрше аятләре белән, әмма “җирдәге”не “җир эчендәге” диеп төзәтеп язам:

28. Ий кешеләр! Аллаһуга ышанмаска ничек булдыра аласыз? Бит сез дөньяга килгәнче мәет идегез, Ул сезне тергезде һәм Ул сезне үтерер, вә Ул сезне кыямәт көнне тергезер, аннары Аңа хөкемгә кайтырсыз.
29. Ул – Аллаһ җир эчендәге барча нәрсәне сезнең өчен халык кылды, соңра күкне төзергә теләде һәм күкне җиде кат итеп тергезде. Ул һәрнәрсәне белүче.
30. Һәм әйтте синең Раббың фәрештәләргә: “Мин, әлбәттә, җир өстендә хәлфә итеп Адәмне кылмакчымын. Фәрештәләр әйттеләр: “Ий, Раббыбыз! Бозыклык кылучы, сугышып кан түгүче затны җир өстенә хәлифә кыласыңмы? Без исә Сине мактап тәсбихләр әйтәбез, һәм Сине һәр кимчелектән пакьсең дип игътикад итәбез”. Аллаһ фәрештәләргә: “Дөреслектә Мин сез белмәгәнне беләмен” – диде.

“халык кылды” – барлыкка китерде(килдерде), ясады дигән сүз. “мәет” – үлек. “игътикад итү” – аңлашылып бетмәй, урысча кулиев тәрҗемәсендә ул төш болай: “тогда как мы прославляем Тебя хвалой и освящаем Тебя”.

коръәннең үзендә чынлап та “эчендә” дигән мәгънәле сүз кулланылып язылган, бу сүз мөһим, шуңа күрә мин аны төзәтеп яздым.

мөхәммәд пәйгамбәр заманында кешеләр “бөек шартлау” теориясен белмәгән һәм башта иң вак кисәкчекләрдән эрерәкләре ясалып алардан тагы да эрерәкләре ясалуын һәм шул юнәлештә дәвам итүен, ә күк дәрәҗәсендәге барлыкка килгән төрле нәрсәләр – иярченнәре белән планеталар, планеталары белән йолдызлар, йолдыз җыелмалары, галактикалар, галактика җыелмаларының соңрак газ-тузан болытыннан хасил булуын белмәгән.
бүген – май-10 да язган сүзем:
менә урысча блогымда шулай диеп язган идем, әмма кичә-бүген генә минем бу фикер үзгәрде. атом турында инде борынгы грек галиме уйлаган. ә күктәге әйберләрнең атомнарда ясалуы аңлашыла инде, һәм ваграк әйбердән эрерәге ясалуы аңлашыла инде. бу фикерне урысча язмама да язырмын, алла бирса. әмма ярар, моннан башка шушы ук темага тагын 2 дәлил бар. ярар, бу сүземне хәзер урысча язмамда язганча дәвам итәм.
март-19 да урысча язганымның дәвамы:
“бөек шартлау” теориясен 20нче гасырда гына уйлап чыгарганнар. электрон, атом кебек иң вак кисәкчекләрне “җир эчендәге барча нәрсә” диеп атап була.
бу моны бу әйберләрне белүче язуын исбатлай. әгәр моны белмәүче, мәсьәлән мөхәммәд үзе язса, ни өчен ул бу рәвешле әйтер иде? барча ул заман кешеләре җир яссы һәм кояш аның тиәләй әйләнеп йөрей ә йолдызларны бары тик өстә элеп куелган бизәк диеп ышанып уйласа, ул “җирне һәм җир өстендәге барча нәрсәне” диеп әйтер иде, аллаһ кеше өчен ясаган җир, елга, урман, таулар һәм башкаларны күз алдында тотып. әмма мин мөхәммәд белмәгән әйберсен уйлап чыгарыр иде диеп уйламайм. ә әгәр ул вакытта кешеләр планеталар, йолдызларның нәрсә икәнлеген белсә яки белүгә якын булса, “җир эчендәге барча нәрсә” җир шары эчендәге ташны, тимерне аңлатыр иде, мондый текстка йолдыз белән планеталар турында белүче кешеләр ышанмас иде.

апрель-15тә язганым:
бу аять кенә җитмиме? коръәннең хаклыгын дәлилләүче шушы ук темага тагын аятьләр бар:

коръәндә күкнең газ-тузан болыты булуы [аерым ачык] әйтелә, ул татарчага “төтен” диеп тәрҗемә ителә торган сүз белән әйтелә, ә төтен бит ул газ белән корым катнашмасы, ә корым ул тузан. бу 41енче сүрәнең 11енче аятендә әйтелә: ногмани тәфсире:

8. Иман китереп изге гамәлләр кылучы хак мөэминнәргә һич бетми вә кимеми торган җәннәт нигъмәтләре бардыр.
9. Син аларга әйт: “Әйә сез ике көндә җирне төзеп тәмам иткән Аллаһуга иман китермисезме, вә Аңа шәркләр-тиндәшләр кыласызмы? Ике көндә җирне яратучы Ул – Аллаһ барча галәмне тәрбия итүчедер, Аның тиңдәше юк.
10. Вә ул җир өстендә зур-зур таулар кылды вә ул җирнең файдаларын күп кылды, вә кешеләр һәм хайваннар өчен ризыклар халык кылды, җирне вә җирдәге байлыкны сораучылар өчен төгәл дүрт көндә халык кылды.
11. Соңра күкне халык кылырга теләде ул вакытта күк төтен иде, күккә вә җиргә теләп яки теләмичә: “Миңа итагать итегез, ягъни Мин әйткәнчә булыгыз!” Алар әйттеләр: “Йә Рабби, теләп үз ихтыярыбыз илә баш иябез”, – диделәр.
12. Күкләрне җиде кат итеп ике көндә төзеп тәмам кылды, вә һәр күк халкына үзенең әмерен вәхий белән аңлаттык, вә дөнья күген якты йолдызлар белән зиннәтләдек, вә шайтаннарның фәрештәләр сүзләрен тыңлап урлауларыннан атылгучы йолдызлар белән сакладык, бу әйтелгәннәр һәр эштә җиңүче вә һәрнәрсәне белүче Аллаһу тәгалә эшедер.
13. Әгәр Коръәнгә иман китерүдән баш тартсалар, син аларга әйт: “Мин сезне куркытамын, ягъни әгаһландырамын Гад вә Сәмуд кавемен һәлак иткән яшен кеби каты яшен ґәзабы белән”.

ногмани тәфсирендәге кай бер сүз коръәннең үзендә юк, ә бары тик ногъмани тарафыннан өстәмә аңлатма, бәлки аларның кай берсе дөрес тә түгелдер: коръәндә “шайтаннарның фәрештәләр сүзләрен тыңлап урлауларыннан”, “яшен кеби каты яшен”, “кешеләр һәм хайваннар өчен”, “җирне вә җирдәге байлыкны” дигән сүзләр коръәндә чынлыкта юк.

менә шулай. сездә 10ынчы аять коръән дөрес түгел дигән шик тудырамы? мин аның турында теге элекке татарча язмамда яздым, борчылмагыз.

тагын, коръәндә “бөек шартлау”дан соң дәвам итүче галәмнең киңәюе турында әйтелгән: 51енче сүрәнең 47енче аяте: ногмани тәфсире, әмма “барча мәхлукның ризыкларын киң кылучыбыз” дигәнен “киңәйтүчебез” гә алыштырып язам:

46. Бу һәлак булган кавемнәрдән элек Нух пәйгамбәр кавеменең Туфан суы белән һәлак булуында да зур гыйбрәт бардыр, тәхкыйк алар азган фәсыйк кавем булдылар.
47. Без күкне куәт вә кодрәт илә бина кылдык, тәхкыйк Без киңәйтүчебез.
48. Җирне яшәргә һәр мәхлукка яраклы итеп түшәдек, ни хуш түшәүчеләрдәнбез.
49. Барча нәрсәне парлы ирле-хатынлы итеп яраттык, шаять вәгазьләнеп гакыл фикерләрегезне эшләтеп яратучы Аллаһ Үзе генә икәнлеген, вә һәр мәхлук Аллаһ тарафыннан яратылганлыгын белерсез.
50. Дөньяның алдавыннан Аллаһ юлына, Аллаһуга гыйбадәткә качыгыз, дөреслектә мин Аллаһудан, ий кешеләр, сезнең өчен җибәрелгән ачык куркытучымын.

коръәннең үзендә “киңәйтүчебез” генә дигән, ногъмани өстәмә аңлатып язган шул сүзне. һәм коръәннең үзендә “Туфан суы белән”, “яшәргә һәр мәхлукка яраклы итеп”, “ирле-хатынлы итеп” сүзләре юк, “яратучы Аллаһ Үзе генә икәнлеген, вә һәр мәхлук Аллаһ тарафыннан яратылганлыгын” димәгән, ә “аңларсыз” кебек кенә әйткән. бу язманың урысчасын карасагыз, мин анда кулиев тәрҗемәсен яздым, анда ул артык сүзләр язмаган. коръәндә “без аны киңәйтүче” димәгән, ә “без киңәйтүче” генә дигән, әмма күкне төзү турындагы сүздән соң ук бер үк аяттә килгәч, күкне киңәйтүче булып аңлашыла. “куәт вә кодрәт илә” дигән җирендә коръәндә “кул белән” дигән диеп уйлайм, башка тәрҗемәләрне укысагыз күрерсез, сезне ул шикләндерәме – моның турында борчылырга кирәк түгел, чөнки татар телендә дә “кул” кебек сүз бүтән мәгънәдә кулланыла, ул әйбернең чынын аңлатмый, мәсьәлән, “өстәл аягы”. шулай ук аллаһының да “кул” диеп аталырга мөмкин ниндидер әйберләре булуы мөмкин.

бу 2 аять тә 2:29ынчы аят кебек коръәннең хаклыгын дәлилләй. мөхәммәд пәйгамбәр заманында кешеләр планета, йолдыз, галактикалар барлыкка килгәнче аларның бөтенесенең газ-тузан болыты булуын белмәгән, һәм шулай ук кешеләр галактикалар һәм башка күктәге әйберләрнең берсеннән берсе ераклашып очып китүен белмәгәннәр. бу мөхәммәд пәйгамбәрнең коръәнне үзе уйлап чыгармавын һәм аның ялганчы булмавын дәлилләй, һәм ул чынлап та галәмнең ничек барлыкка килүе турында белүченең сүзләрен җиткергән.

тагын азатлык радиосы сайтына тәнкыйть

http://www.azatliq.org/content/article/3556045.html та яздым:

http://www.youtube.com/watch?v=kyJco3ewCDk ны карагыз, сайлау бөтенләй дөрес булмаган, чөнки булырга тиешле кандидатларны алып атканнар.

дип. сылтамасын алып атканнар! сылтамасын бетереп кенә чыгарганнар. гомумән, сак булыгыз, премодерация анда.

2011-сентябрь-19 15:58 : моңарчы язган бер тәнкыйть язмам: http://qdinar.wp.kukmara-rayon.ru/2010/07/14/tatar-internetcolaronga-da-kira-baslagan-bir-yaman-gadat-turonda/.

шулай ук интертатта да комментларны чыгармыйлар…

“татар информ” сайтында комментарий чыгармауларын, хәтта бәлки урлаулары турында әйткән идем. шулай ук “интертат”та да коммент чыгармадылар. http://intertat.ru/index.php?option=com_content&view=article&id=1716:2011-04-01-12-42-15&catid=119:2010-11-30-19-29-29&Itemid=501 битендә

“татар телен укытуны туктатуны таләп итеп”
дөрес түгел. алар урыс теле дәресләре санын арттыруны сорады.

дип яздым, җомга көнне, бүген дүшәмбе, мин аны язганнан соң анда инде яңа мәкаләләр чыкты, ә минем коммент чыкмады.

апрель-8 12:16 : хәзер коммент чыккан.

Татар-информ сайтыннан һәм гомумән комментарий җибәргәндә сак булыгыз

Бер вакытны, якынча узган елның ахырында, “Татар-информ”ның татарча сайтында мин комментарий яздым, мөселман хатын-кыз киеме турында. Аны чыгармадылар. Аннары мин әйткән фикерне хәтта ниндидер тапшыруда әйттеләр, шуның мәкаләсен дә чыгардылар. Ул фикерне хәзер үк төгәл хәтерләмим әле, соңрак язырмын, Алла бирса.
Шуның өчен мин күптән инде сайтларга комментарий җибәргәнче аларны копияләп саклап калдырам, ләкин менә бу очракта, кызганычка, саклап калдырмадым.

интернеттагы карарга ярамаган сурәтләрне яшерү

http://vkontakte.ru/note17077748_10756359 “вконтактедагы карарга ярамаган рәсемнәрне яшерү”дә язганымны копиялим:
операда бер группа рәсемне бетереп булмый шуңа күрә мин аны кулланмыйм, операда болай:
сайтта буш (ак) урында правый кнопка, заблокировать содержимое бугай.. аннры Shift ны тотып торасың, ә левый белән блоклыйсы рәсемнәргә төртеп чыгасың, аннары өстә готово
мозилла файрфокста болай:
https://addons.mozilla.org/ru/firefox/addon/adblock-plus/ ны установить , мозилланы перезагрузить, подпискадан отказаться ит, аннары: вконтактедагы аватар өстенә правый кнопкага бас, adblock plus заблокировать изображение, менә мисал өчен мин реклама рәсеменә бастым, ул да аватар шикелле, мондый адрес күрсәтелә: http://cs10080.vkontakte.ru/u6148904/75628422/s_ef8dcce395x:001.jpg монда берничә вариант, астагысына күчер, собственный дигәнгә, һәм болай үзгәрт: http://*.vkontakte.ru/u6148904/* , добавить фильтр. шул рәсем югала, башка копияләре битне обновить иткәч кенә югала. u6148904/* аңлата id6148904 ның бөтен рәсемнәрен бетерүне, cs10080. урынына *. – вконтактеның кайсы гына серверында булса да бары бер бетсен өчен.
15-е 8:42 : “бары бер”не аерып куйдым әле, рәсми-әдәби кагыйдәне бозып. әмма “матбугат.ру”дагы рәсемнәрне блокларга өйрәтергә диеп кердем. болай: “Собственный”, “http://matbugat.ru/pics/news/prev/news_3993.jpg” ны болай үзгәртегез: matbugat.ru/pics/news/*news_3993.jpg, ягъни башындагы “http://”ны бетереп атыгыз, “prev/”ны “*” белән алыштырыгыз. шул. шул ук нәтиҗәгә башкача үзгәртеп тә ирешеп була: “http://”ны “||” – ике сызык белән алыштырыгыз. аны бөтенләй бетергәндә дә плугин аны чынлыкта шул ук ике сызыкка алыштыра. һәм “prev/” урынына “/prev”ны “*”-йолдызга алыштырырга була.

2011-10-29 : “вк ком”га күчәбез диделәр, шуннан соң мин бөтен кагыйдәләрне алыштырып чыктым. алар күчмәделәр. ә сайтларда “вконтакте” блоклары “вконтакте ру” ны куллана, һәм аңа сылтамалар белән килеп эләгәм. шуның өчен мин кагыйдәләрне икесендә дә эшли торган иттем, һәм ул әйбәтрәк тә:
^/u12345678901234567890/*
менә шулай языгыз.
бер генә рәсемне бетерер өчен:
^/u12345678901234567890/83756835683465934593475934/s_ef8dcce395x.jpg

утыра торган унитазга каршы

http://forum.baltasi.ru/viewtopic.php?pid=18882#p18882 да язган идем, копиялим:
qdb 2010-10-17 15:21:13 “Мин яратам, мин яратмыйм” №287 :
мин яратмыйм “европейский” ягъни утыра торган унитазларны, безнең якта бөтен кешенең шуны куюын! :) ну кайбер карт әби-бабайлар өчен файдалыдыр ул… ә мин аңа утырырга җирәнәм һәм ул “истинҗа кыл”ырга уңайсыз! Бөтенләй башлары эшләмәйме безнең як кешеләренең? Әллә алар анда утырырга җирәнмәйләрме? модага гына иярәләр бугай. Ә бит канализацияга тоташтыра торган таш унитазның “азиатский”лары да була, чүгәләй торган :) , алар мәсьәлән универда бар :) әмма алар кибетләрдә сирәк сатыла бугай. .. бу унитазлар ничек атала икән, интернеттан карыйм әле, мин ул “европача”, “азиача” дигән атамаларны гәҗиттән укыган идем бугай… чынлап та, википедияда “унитаз” дигәндә “азиатские” ягъни гадәтийе дийергә дә була, бөтенләй юк… аһа.. инглизчәсендә бар, “Anglo-Indian toilet” дигән рәсем. :) ну ул “универсальный”.. аһа, менә ул мин ярата торганы :) http://en.wikipedia.org/wiki/Squat_toilets урысчасы http://ru.wikipedia.org/wiki/Напольный_унитаз . “Напольный унитаз, чаша «Генуя», турецкий унитаз … Популярны в странах Азии, в особенности в Китае и Японии, также в исламских странах и во многих общественных туалетах в странах бывшего СССР. … В исламских странах сидение на корточках в туалете является исламской традицией (исламский туалетный этикет воспрещает мочиться стоя, и поэтому правоверные мусульмане должны сидеть на корточках или сидении). Также традицией является подмывание после стула, для чего в туалете часто устанавливается шланг типа душевого. …”. “ух ты”… :) : Health Benefits of the Natural Squatting Position – бәдрәфтә “гадәтичә” чүгәләп утыруның сәламәтлек өчен файдасы. ә европалар чынлап та “гади” бәдрәфне белмәйләрме икән ни? авыл кешеләренең кайберсе беләдер инде.. менә аны куллану хәтта өчен инструкция язганнар! How to Use a Squat Toilet рәсеме туры килми… аннан цитата: “The Situation: You’re sitting at a bar in the middle of Nigeria when you feel a rumble below your ribcage: the ominous tremors before the eruption.” “ужыс”, нигерияда гына очрый икән ул аларга! хәтта аларның университет-мазарларында да утыра торган туалет дигән сүз! тәрҗемәсе: http://translate.google.com/translate?js=n&prev=_t&hl=ru&ie=UTF-8&layout=2&eotf=1&sl=en&tl=ru&u=http%3A%2F%2Fwww.worldhum.com%2Ffeatures%2Fhow-to%2Fuse_a_squat_toilet_20060923%2F ну бу мәкалә күбрәк ул туалетта кыягаз булмавы һәм су белән юу турында икән. тагын цитата: “Background: Squatting is an ancient practice, but knowledge of it has recently been lost in the West.” – “мондый туалет соңгы вакытта ‘көнбатыш’та юкка чыкты” дигән.

:D :)

“форум балтаси ру” дагы текст бетте. мин уйлайм, бу кешенең үз башы белән уйламавын күрсәткеч… кемдер кайчандыр күп фатирлы өйләр төзи башлаганда шуны сайлап алган да, хәзер авылдагы шәхси йортларда да шуны куялар… әмма тагы бер ягы бар шул: утыра торган унитазга таш > 2-се 10:41 : плитка < идән белән тапочки кирәк түгел ә чүгәли торганына кирәк, бәлки ансыз да буладыр, әмма минем әле нәски белән баса торган, гади идәнле чүгәли торган туалет күргәнем юк, әмма ләкин минем андыйны гомумән шәхси йортта күргәнем юк, әмма мәчет белән мәдрәсәдә нәски белән йөриләр, анда да бәдрәфтә таш > 2-се 10:41 : плитка < идән белән тапочки.

твиттерга тәнкыйть…

твиттерда http://qdinar.wp.kukmara-rayon.ru/2011/02/09/блоглык-ачып-җибәрәм/ сылтамасын язмакчы идем, эшләмәде – ахырын күчке эченә кертмәде. аннары http://qdinar.wp.kukmara-rayon.ru/2011/02/09/%D0%B1%D0%BB%D0%BE%D0%B3%D0%BB%D1%8B%D0%BA-%D0%B0%D1%87%D1%8B%D0%BF-%D2%97%D0%B8%D0%B1%D3%99%D1%80%D3%99%D0%BC/ диеп язып карадым, анысы да эшләмәде, сыймый ул, әмма ләкин сыймаганда аны тутырып язмасаң да эшли ул, ә бу эшләмәде – ничектер кодлаштырды. … хм.. ниһаять, http://qdinar.wp.kukmara-rayon.ru/2011/02/09/%d0%b1%d0%bb%d0%be%d0%b3%d0%bb%d1%8b%d0%ba-%d0%b0%d1%87%d1%8b%d0%bf-%d2%97%d0%b8 дип язып карагач булды, игътибар, сылтама %d0 белән бетсә твиттер аны кодлаштыра икән. > 20:34 : кодлаштырмаса да, андый сылтама ачылмый икән. шулай ук %b дип тә, % дип тә бетәргә тиеш түгел. шулай булгач, бу тәнкыйтем хаксыз. <

твиттерга тагы тәнкыйть: бер кешенең язмасына булган җавапларны табып булмый. бу тәнкыйть гуглга да кагыла, чөнки ул твиттердагы бөтен язмаларны индексацияләп бара, гуглда җентекләп эзләү белән дә аны табып булмый, адресы буенча ягъни link:http://…. тамгасы белән…

20:33 : тагы тәнкыйть: кириллица доменнарны “хәзерге заманда” твиттер активлаштырмый, http://блогы.рф/ дисәң дә, http://xn--90aexm0e.xn--p1ai/ дисәң дә!