Archive for the ‘тел-сүз’ Category

э кушымчасын язу кагыйдәсе булмаган көенчә ничек моңарчы математика укыганнар?!

вк да бер группада язганымны копиялим:

сезгә сәләм. бу группада бәхәстә “татарча математика уку җайсыз” дип әйтү булды бугай. мин моның бер сәбәбен таптым. тартым кушымчасын, ягъни, ы-э не, цифрга ялгап язуның кагыйдәсе татар теле дәреслекләрендә юк, шуңа күрә, моны татарча язучы борчыла! ул моның турында разбираться итми, оныта, әмма бу аның хәтерендә уңайсызлык булып кала. ягъни, “10 кешенең 8е” кебек җөмләдәге “8е”не ничек итеп дөрес язасы икәне билгеле түгел, кагыйдәсе юк! мин уйлыйм, тәкъдим итәм: йә “8е” дип язасы, йә “8 э” дип язасы!

шулай ук, күп вакытта күрергә була : “8 енче” дип язалар – бу дөрес түгел. кагыйдә буенча, дәреслек буенча “8 нче” дип язылырга тиеш.
ә әгәр инде сез “э” авазын язырга телисез икән, мин сезгә тәкъдим, киңәш итәм: “8енче” дип языгыз, йәки “8 энче” дип языгыз, йәки “8-энче” дип языгыз. ягъни, аерып “енче” дип язу – дөрес түгел, чөнки [йэнчэ] дип укылырга тиеш.

болар турында мин википедия бәхәслегендә дә язган идем.

әдәби телдә “ый” урынына “ай”ны кулланырга тәкъдим итәм

әдәби телдә “ый” урынына “ай”ны кулланырга тәкъдим итәм. шулай ук, әлбәттә, “и” урынына “әй”не. һәм бу сүз – хәзерге заман хикәя фигыль турында. ни өчен икәнен аңлыйсызмы? – ул дөресрәк. “ый” – “ай”ны үзгәртү, әйтелешен җиңелләштерү юлы белән, татар теленең кайбер диалектларында барлыкка килгән. әмма әдәби телдә дөресрәк вариант кулланылсын дип уйлыйм.

шулай ук, “барыйк” кебек 1 нче зат “теләү” формасы (официаль терминын тикшереп тормыйм әле), ул “ай”лы диалектларда “барайык” дип әйтелә. ләкин бу очракта мин моның төзелешен, килеп чыгышын белеп бетермим. бар+айык, аша+айык мы ул? йә, (бар+а)+ык, (аша+й)+ык мы ул? алай булса “барайык” дөрес. әмма, бәлки “барайык” ул үзе хата гынадыр, кемнәрдер, кайбер {татар телен белеп бетермәүчеләр} “бараячак” дип сөйләшә, шуның шикелле хата булырга мөмкин – мин точно белмим әле, безнең диалектта, кукмарада “ый” кулланыла. “барайык” ул хата гына булса, бәлки ул болайдыр? : бар+йк, аша + йк, шуның белән, ул бәлки “барыйк” һәм “ашайык” булырга тиештер.

“бүлек” мәгънәсендә “кисәк” сүзе дөрес түгел

мин уйлыйм, “бүлек” мәгънәсендә “кисәк” сүзе дөрес түгел, чөнки, бүлек кисми, киресенчә, ул үзе кисүдән соң калган өлеш, кисек дип. хәзер мин бу сүзгә бер аңлатма таба яздым әле: бәлки, бүлекнең башлыгы “кисәк” дип аталгандыр дип. әмма юк шул, алай булмый, чөнки, алай булса, икенче бүлекнең башлыгы ул беренче кисәк булып чыга, әмма ул алай түгел бит.

латин хәрефле сүзгә татар кушымчалары ялгануы язылышы

Википедия форумында мин яздым:

кириллицалы текстта кулланылган латин хәрефле сүзгә татар кушымчалары ялгануы язылышы

кириллицалы текстта кулланылган латин хәрефле сүзгә татар кушымчалары ялгынуы ничек языла? алар арасында нәрсә куела? мисал өчен: “facebook та” – моны язу кагыйдәсе бармы? кайсыбер кешеләр мондый нәрсәләрне апостроф аша яза башлаганнар икән: “facebook’та”, мисал өчен, вконтакте интерфейсында шулай бугай.

моңа охшаш очраклардагы кагыйдәләрне ачыкладым:

  • цифр белән язылган саннар пробел аша языла: “5 нче”, “5 се”, “22:55 тә”.
  • аббревиатуралар кушылып языла: “АКШта”.

әмма мин ышанычлы стандарт-рәсми татар текстларыннан латин хәрефле сүзгә кушымча кушып куллану очракларын тапмадым әле.

минемчә, бу өч очрак – бер үк нәрсә, һәм монда бер үк кагыйдә булырга тиештер. мин үзем боларның өчесен дә сызык аша яза башлаган идем, урыс телендәге цифр белән язылган санга кушымча өстәп язу рәвешенчә – урыс телендә: “7-ю” .

–QDinar (бәхәс) 1 ноя 2015, 20:17 (UTC)

миңа хәзерге рәсми кабул ителгән татар латиницасы ошамый

миңа хәзерге рәсми кабул ителгән татар латиницасы ошамый : https://tt.wikipedia.org/wiki/Кулланучы_бәхәсе:Qdinar#.D0.BC….

татар телендә килешләр юк…

мин татар телендәге исемсыманнарга ялганып исемсыман китереп чыгара торган торган күп-күп кушымча, бәйлек, кисәкчәләрнең һәм -ла- кушымчасы белән башка кушымча җыелмаларының сыйфатларын бер таблица итеп куеп карадым, һәм хәзер мин сезгә ышанычлы итеп күрсәтә алам, татар телендә килешләр юк икәнен! татар телендә исемсыманнарның арт ягына ялгана торган әйберләрне берничә төркемгә бүлеп карап була, ләкин анда “килеш” булып аерылып тора торган төркем юк! аларны аерым сүзгә яки кушымчага охшашрак булуларына карап менә мондый 12 төркемгә бүлдем, аерым сүз дигәннәрен алар белән кулланылучы кушымчалары белән бергә күрсәтәм:

1. аерым сүзләр, әмма бик актив кулланылалар:
га бәйле, дан башлап, га//ның чаклы, га карамастан, га караганда, /ның буенча, /ның хакында, /ның хакындагы, ка каршы, тан башка, тан элек, га/ның тикле, га/ның кадәрле, /ның асты, /ның өсте, /ның алды, /ның арты, /ның яны, чагы, чак, /ның арасы, /ның буе, /ның уртасы, /ның тышы һәм башкалар

2. аерым сүзләр, әмма формасы үзгәргән (кыскарган):
дан бирле ( <- биреле), /ның турында ( <- турысында), /ның шикелле (шәкелендәге/*шәкеленле) 3. шундый ук аерым сүзгә караганда башка мәгънә, башка кушымча белән кулланыла: /ның аша (ны ашып), дан алып (ны алып), га бәйләнешле (бау белән бәйләнешле әйбер - кулланылмый), /ның төсле (... төстәге), /ның буйлап (... буеннан/*буенлап), /ның хакта (/ның хакында), /ның аркасында (/ның тәненең аркасында - башка мәгънә), дан соң (ның соңында), дан тыш (ның тышында), /ның аркылы (га арткылы) 4. өстәмә кушымча таләп итә, аерым сүздән килеп чыгуы сизелә һәм аерым сүз шикелле үзенең басымы бар: га таба (таб-а), га хәтле (хәттин ашу) 5. өстәмә кушымча таләп итә һәм аерым сүз шикелле үзенең басымы бар: га кадәр 6. алмашлыктан соң өстәмә кушымча таләп итә, аерым сүздән килеп чыгуы сизелә һәм аерым сүз шикелле үзенең басымы бар: /ның саен (сан), /ның хәтле (хәттин ашу), /ның сыман (аксым) 7. кушымча шикелле алдындагы сүзгә карап үзгәрә, әмма алмашлыктан соң өстәмә кушымча таләп итә, аерым сүздән килеп чыгуы сизелә һәм аерым сүз шикелле үзенең басымы бар: /ның ча (чак) 8. алмашлыктан соң өстәмә кушымча таләп итә, аерым сүздән килеп чыгуы сизелә һәм аерым сүз шикелле үзенең басымы бар: /ның өчен (чөнки) 9. алмашлыктан соң өстәмә кушымча таләп итә һәм аерым сүз шикелле үзенең басымы бар: /ның белән, /ның кадәр 10. кушымча шикелле алдындагы сүзгә карап үзгәрә, әмма аерым сүз шикелле үзенең басымы бар, аерым сүздән килеп чыгуы сизелә, гадәттә җөмләдә 1 генә тапкыр була: да (тагын) 11. кушымча шикелле алдындагы сүзгә карап үзгәрә, үзенең аерым басымы да юк, әмма басымны үзенә тартмый, гадәттә җөмләдә 1 генә тапкыр була: генә, үк, мы (мы 2 тапкыр да була ала... : иртәме-соңмы, тегеләйме-болаймы) 12. чын кушымчалар, (әмма шулар арасына берничә берничә кушымчадан торганын да керттем): га, тан, та, дай, дый, ның, ны, сыз, лы, чы, ла-й, лы-й, ла-п, ныкы, кы, рак, сыл, гылт, чыл, чән, лек, да-гы, лә-р, лә-ячәк, л-и-се, лә-ү, лә-ү-че, лар, ы, м, ң, ыбыз, ыгыз, лар-ы һәм боларны мәгънәсе буенча сортлап була (игътибар, грамматик төркемнәр димим, семантик төркемнәр дим!): рәвеш тә, сыйфат та түгел: (1) /ның асты, /ның өсте, /ның алды, /ның арты, /ның яны, чагы, чак, /ның арасы, /ның буе, /ның уртасы, /ның тышы (12) лар, ы, м, ң, ыбыз, ыгыз, лары, лә-ү сыйфат; рәвеш түгел: (1) /ның хакындагы (3) га бәйләнешле (12) лә-ү-че, ныкы, кы, сыл, гылт, чыл, чән, лек, да-гы, лә-р, лә-ячәк, л-и-се, чы, ның рәвеш; сыйфат түгел: (1) дан башлап, га//ның чаклы, га карамастан, га каршы, тан башка, тан элек, га тикле, га кадәрле (3) /ның аша, дан алып, /ның буйлап, /ның аркасында, /ның аркылы (4) га таба, га хәтле (5) га кадәр (10) да (12) ла-й, лы-й, ла-п, га, тан, та, ны, сыйфат та, рәвеш тә: (1) /ның кадәрле, ның тикле, га бәйле, га караганда, /ның буенча, /ның хакында (2) дан бирле, /ның турында, /ның шикелле (3) /ның төсле, /ның хакта, дан соң, дан тыш (6) /ның саен, /ның хәтле, /ның сыман (7) /ның ча (8) /ның өчен (9) /ның белән, /ның кадәр (11) генә, үк, мы (12) сыз, лы, дай, дый, рак - болары арасыннан 12-нчеләрен карагыз, "килеш"ләр, булсалар, шулар арасында булыр иде, менә хәзерге грамматикада "килеш" булып саналучы кушымчалар башка кушымчалардан берничек тә аерылып тормыйлар. әмма, аларның, 6 килешнең, 5 кушымчаның 4-се "рәвеш, сыйфат түгел" бүлегенә керә, һәм ул бүлектә гап-гади кушымчалар шулар гына (калганнары -ла- фигыль кушымчасы белән бергә башка кушымчалар), 1-се "сыйфат, рәвеш түгел" бүлегенә керә, әмма ул анда берүзе генә түгел. шулай итеп: 1) хәзерге грамматикада килешләр исемлегеннән "ның"ны алып атуда мәгънә бар, 2) һәм башкача: килешләр исемлегенә ныкы, кы, рак, чән, лек, дагы, чы кушымчаларын өстәүдә мәгънә бар. баш килешне нишләтергә? аның кушымчасы юк! ул "сыйфат та, рәвеш тә" бүлегенә керә, әмма ул "рәвеш тә, сыйфат та түгел" бүлегенә дә керә! (мәсьәлән, "китап" сүзе) гомумән, ул бу 4 төркемгә дә керә бугай, нинди сүз булуына карап! баш катырып утырасы юк, баш килеш ул кушымча түгел! һәм баш килеш булырга мәҗбүр/мохтаҗ/тиеш дә түгел, әйтәм ич, татар телендә килешләр бөтенләй юк алар дип. әмма килешләрне эзләүне дәвам итеп карыйм. баш килешне алып атканда: 1-нче вариант: 4 килеш: га, тан, та, ны. - бу нәрсә инде? бу килешләр булсынмы ни инде? бу кушымчаларның бер кечкенә генә төркеме инде. 2-нче вариант: 4 рәвеш килеш: га, тан, та, ны, 8 (я күбрәк) сыйфат килеш: ныкы, кы, рак, чән, лек, дагы, чы, ның шушында күренә: болай 2-нче вариант дөрес түгел, чөнки аның эчендә 1-нче вариант бар! һәм сыйфат та, рәвеш тә булганнарын , һәм башкаларын өстисе булып чыга! баш килешне өстәп караганда: 1-нче вариант: баш килешнең туры тәмамлык ролендә кулланылышын баш килеш дип атап га, тан, та, ны янына өстәргә була... әмма аны - юк, "0" кушымчаны өстәгәч, нишләп соң бәйлекләрне дә өстәмәскә ди? менә шундый мәгънәсезлекләр килеп чыга. шулай итеп, килешләр юк икәнен күргәнсездер! мин ясаган таблица: кушымчалар.xls. гугл докс-та: https://docs.google.com/spreadsheets/d/1rhSWtvLjcbCsTOLoPogEUc4SyCK4XQr_pFtqJl0eftQ/edit .

00:26 : һәм, сүз уңаеннан, монда исемсыманнан исемсыман китереп чыгара торган кушымчалар һәм сүзләр, әмма болар җыенысы – 4 төркемнең берсе… менә ул 4 төркем: 1) исемсыман -> исемсыман 2) исемсыман -> фигыль 3) фигыль -> исемсыман 4) фигыль -> фигыль.

00:42 : бу ике сортлау ысулыннан башка тагы бер сортлау бар, әмма ул грамматика китапларында бар инде: бу әйберләрнең урыны буенча, мәсьәлән, “мы” иң ахырда тора, аңа хәтле “үк”, аңа хәтле “гә”… моның турында уйлап язарга кирәк миңа да. (“мы”дан соң “икән” тора икән әле, әмма ул бу таблицада юк … ). 02:09 : бу (3нче төр, урнашу тәртибе буенча) сортлау ны кулланып килешләрне эзләп күрсәтмичә бу минем дәлилем тулы түгел… июнь-26 17:23 : башлыкта өндәү урынына 3 нокта куям… июнь-27 19:01 : шул позицияләре буенча килешләрне таптым бугай, әмма берничә төрле билгеләмә белән, алла бирса, скоро язырмын.

июнь-27 14:44 : “игътибар, грамматик төркемнәр димим, семантик төркемнәр дим!” – бер аз ялгышрак уйлаганмын, семантика грамматиканың бер өлешедер дип уйлыйм … 17:10: “рак” ны күчерәм, ялгыш “с. ; р. түгел” дә булган, әмма ул бит рәвеш тә… 20:41 : “/ның кадәрле”-не 4 төркемнең 2-нчесеннән 4-енчесенә күчерәм, ягъни, ул да, сыйфат та, рәвеш тә, (“с. ; р. түгел” дә булган). 20:46 : /ның чагы -> чагы; “чак” ны өстим . (мин инглизчә язма язып утырам әле, шунда 3-нче ысул белән килешләрне билгеләп утырам, шунда хаталарымны табам).

Мин инглизчәдән татарчага тәрҗемәләгеч ясыйм

Мин инглизчәдән татарчага тәрҗемәләгеч ясыйм
Мин менә мондый нәтиҗәгә ирештем:

In computing, DDR3 SDRAM, an abbreviation for double data rate type three synchronous dynamic random access memory, is a modern type of dynamic random access memory (DRAM) with a high bandwidth (“double data rate”) interface, and has been in use since 2007.
->
Компьютер гыйлеме эчендә , өченче төрдәге икекатлы мәгълүмат тизлеге ле синхрон динамик теләсә-ничек керү ле хәтер өчен бер аббревиатура булган DDR3 SDRAM — бер югары үткәрүчәнлек (“икекатлы мәгълүмат тизлеге”) ле интерфейс лы динамик теләсә-ничек керү ле хәтер (DRAM) нең бер яңа төр е һәм 2007дән алып кулланылыш эчендә.

( https://github.com/qdinar/tarjima/commit/60868d9cfe49ee49873cc9fcb1040b5a27f2809a )

( вконтактеларда мин бу тәрҗемәләгеч турында әллә кайчан яздым инде )

грамматиканы ничек ясау дөрес

безнең татар теле галимнәре сүзләрне болай бәйләп күз алларына китерә, анализ ясый:
галим1
инглиз теле грамматикасында да бу ысул бар: https://en.wikipedia.org/wiki/Dependency_grammar
моңа караганда дөресрәк ысул да бар, әмма ул әле татар теле галимнәренә килеп җитмәгәндер:
галим2
инглиз теле грамматикасында ул бар: https://en.wikipedia.org/wiki/Government_and_binding_theory .
юу ике ысул да чагыштырып күрсәтелгән мәкаләне дә карагыз: https://en.wikipedia.org/wiki/Phrase_structure_grammar .
әмма бу да дөрес түгел. морфемаларны аерып карарга кирәк! менә болай:
мин
инглиз теле грамматикасында мин моны ачык күрмәдем, әмма әле генә күрсәткән икенче мәкаләдә икенче сызымда ( https://upload.wikimedia.org/wikipedia/en/7/7c/HeSmashedTheVase1.png ) үткән заманны аерып күрсәткәннәр, әмма кушымчасын аерып сүз кебек язмаганнар, башка сызымнарында сүз төрләнешләрен, кушымчаларын бөтенләй аермаганнар.

икенче төрле әйткәндә , хикмәт шунда: кушымчалар алар язуда гына кушылып языла! чын тел ул бит язу түгел!

мин моның турында интернетта күп яздым инде, кушымчаларны аерып язырга кирәк дип.

26 нчы ноябрь 18 11 : инглиз грамматикасында да кайбер кушылып бетмәгән кушымчаларны аералар икән: https://en.wikipedia.org/wiki/Dependency_grammar :

әмма монда да would will+ed итеп күрсәтелмәгән.

аэропорт, грамматикада сүз, кушма сүзләр

миңа “һава аланы” дигән сүз ошамый! мин моны берничә ай элек тнв да татарча сөйләшергә өйрәтү программасында ишеткәч, шулай уйладым. хәзер мин моны гуглдан эзләдем. шушы исемле мәкалә википедияда бар икән. бәхәсендә бер кеше “һава лиманы” диергә тәкъдим итә, чөнки “аланы” анысы аэродром дие ул.
ә миңа ни өчен ошамый. 1) нәрсәгә кирәк монда “һава”??? бу бит дөрес түгел. бу чит телдәге ялгышны кабатлау. “аэр” – һава дигән сүз. ләкин ул бик дөрес түгел, чөнки, минемчә, монда һава бик үк мөһим түгел, ә күк мөһим, яки атмосфера, ә һава белән атмосфера бер үк нәрсә түгел, һава ул 1 литрлы банка эчендә генә дә була ала. 2) нәрсәгә кирәк монда “алан”? алан бит ул урман эчендәге агачсыз урын. ә бу нәрсә? җир өстендәге тигез урын – бер аз охшаш. әмма бер уйлаганда ул һавасыз урын да булып чыга, анысы дөрес түгел. һәм җир өстендәге тигез урын булу ул әле бик әйбәт мәгънә түгел. “порт” дигәне әйбәтрәк, чөнки ул функцияне аңлата – кораблар килеп туктый торган урын. һәм чит телдәгесе һава порты булып чыга, ул да бик үк дөрес түгел, сәеррәк, чөнки, бер уйлаганда, ул порт ул диңгез порты түгел, ә кораблар порты, һава порты да – очкычлар порты… әмма мин инде ялгышам да бугай, “һава порты” дигән сүзтезмә дә бар бугай… әмма ул очкыч портлары килеп чыккач кына кулланыла башлагандыр, чит телләрдә.
шулай итеп мин башка вариантлар уйлап чыгарырга тәкъдим итәм. берничәсе: очкыч порты, очкыч тукталышы.
порт дигән сүз килеп чыгышы буенча “бару”, “басу” фигылләре белән бәйләнешледер диеп уйлыйм. бәлки татар телендә дә шул туган сүзләрен кулланып буладыр: очкыч басмасы.
мин монда “очкыч” диеп яздым, ә әдәби татар телендә аны башкача әйтәләр бугай, әмма бәлки “азатлык” радиосында башкачадыр. хәзер эзләп карыйм. дөрес икән, викисловарьда “очкыч”. “очак” диеп эзләсәм, татарча әйбер юк, чувашча гына, мәгънәсе башка.

“… дигән сүз ошамый” дидем, хәзерге татар телендә шулай, әмма миңа бу ошамый. сүз – “бер сүз әйтәм” дигәндә – башка мәгънәдә, һәм ул мәгънә чын. ә грамматикада гы термин – ясалма. шуңа күрә грамматикадагы терминны алыштырырга кирәк, ул әйбер “сүз бөртеге” булсын, әмма тагы да дөресрәге – “аерымъязма” кебек сүз. чөнки тамырлар, кушымчалар да – сүз бөртекләре, әмма алар хәзерге грамматикада “сүз” термины белән аталмыйлар. хәзерге “сүз” термины хәзерге дөрес язу кагыйдәсе буенча аерым языла торган әйберне атый.

“аерымъязма” дидем, хәзерге әдәби татар телендә шундый кушма сүзләр ясау кабул ителгән, әмма миңа бу ошамый, кушма сүзләрнең бернинди файдасы, мәгънәсе юк, чөнки мәгънәсе бер сүзнеке кебек дисәгез, аерым языла торган бердәм мәгънәле сүзләр дә бар – тулып ята, шулай булгач, кайбер сүзләрне кушып язу калган аерым язылган сүзләр җыенысы да фәкать мөстәкыйль сүзләр булуын гарантияләми, шулай булгач, кайбер сүзләрне генә кушып язуны файдасына караганда зыяны күбрәк, зыяны – аларны истә тотарга кирәк, кайсыларын аерып язырга, кайсыларын кушып – төгәл кагыйдәсе юк, һәм кушып язганда килеп чыга торган техник проблемалар – мәсьәлән, сингармонизмны кулланыр өчен ул сүзнең ике сүздән торуын аңларга кирәк була, бу сүзләрне тикшерә торган компьютер программалары язганда катлаулылык.

( http://vk.com/wall17077748_2131 3 минут элек – 7:55 )

кушымчаларны аерым язырга кирәк

( http://vk.com/wall17077748_1057 белән https://www.facebook.com/permalink.php?story_fbid=214542655333937&id=100003512218112 дә яздым инде, копиялим)

татар теленең орфографиясен үзгәртергә кирәк дигән идем ( http://vk.com/wall17077748_1052 ). мин уйладым. нигез кагыйдә – барча кушымчаларны аерып язу булырга тиеш.

мин берничә кушымчаны карадым.

1) иң таралган кушымча бугай – (с)ы(н). моны бәлки кушып язырга да буладыр диеп уйларга була, әмма мин мисал күрсәтәм, аерып язасы икәнлегенә: “юан эчәк” дигән термин бар. хәзер моны “ы” кушымчасы белән язам: “кеше юан эчәге”, менә монда “е” кушымчасы “юан эчәк” дигән объектка карата кулланылган, “эчәк”кә генә түгел. шулай булгач, ул “эчәк” кә генә ялганган тойгы тудырып аңа гына кушылып язылырга тиеш түгел. аерым язылса яхшырак. ә “кеше юанэчәге” дигән вариант әйбәт түгел, чөнки андый кагыйдә булса, “юанэчәк” дигәндә дә, ягъни “ы”сыз, кушып язасы була, ә андый сүзләр күп… әмма берничә шушындый сүзне кушма сүз диеп караганда? мин шикләнә башладым. ә кушма сүз кебек әйбер түгел, ә гади сыйфат ролендәге сүз шулай кулланыламы икән? мисал өчен “матур китап” – “бала матур китабы” кебек, әмма чын мисал бармы? була ала бугай: агач шкаф – өй шкафы – өй агач шкафы, әмма бу да чын түгел әле. менә таптым ! : яссы телевизор – кытай яссы телевизоры. мондый сүзләр күп булыр ул, аларның җыенысын кушып ягъни “яссытелевизор” диеп язу дөрес булмастыр. бу да гап-гади генә сыйфат түгел шул, мондый очракларда гел шундый “сүз ясагыч” нәрсәләр була ахрысы. тагы мисал.. кызыл чәчәк – голландия кызыл чәчәге. менә монысы гап-гади “кызыл” дигән сыйфат инде. таптым ! “кызылчәчәк” диеп язу дөрес булмас, шуңа күрә, аны да, “ы” кушымчасын да аерып язасы: “голландия кызыл чәчәг е”.

2) “ак” кушымчасы. монысы сүз ясагы кушымча. ә менә моны кушып язарга да була бугай.. чөнки : мисал: “тарак” – “тара”+”ак”. моны бер кайчан да “тиз тара” кебек ике өлештән торган әйбергә ялгамыйлар. ягъни “тарак” дигән сүз генә бар, “тизтарак” кебек сүзләр юк… әмма була ала шул… әмма булса да аны инде яңа сүз, кушма сүз була диеп карарга була, һәм кушып язарга, кушма сүзлә сирәк, ә “ак” кушымчасы белә тагы да сирәк я юк.

2015-гыйнвар-25 :

кушымчаларны аерып язу өчен тагы бер мисал: “парлы сүз булмау – дәлил түгел. {парлы сүзләр генә сызык белән языл}мый.” – https://vk.com/wall-10892530_238?reply=246 дан, бу минем сүздән.