Archive for the ‘бу блог тарихы’ Category

монда комментлар язып булмый бугай

әле генә күрдем, теркәлмичә монда комментлар язып булмый бугай. спамга каршы сорау бөтенләй юк. мин ясаган плагинда хата бардыр.

мин тагын эзләгеч ясый башладым.

мин элек эзләгеч ясый башлаган идем, әмма ясап бетермәдем, хәзер тагын ясап карыйм. элеккесенә якынча 200 битне генә индекслаттым да, мин аны “ташладым”, ул әкрен эшли иде.

бу блогта “хезмәтләр” дигән бүлек (рубрика, категория) ачтым әле. мин вконтактеда “Инглиз-татар тәрҗемәләгече һ.б., акча җыешу” дигән группа ясадым, шуның сайты булсын өчен кирәк бу бүлек. мин ул төркемне бер ничә ай элек ясадым, ә бер атна тирәсе элек исемен алыштырдым.

һәм, әле генә бу блогтагы “мон блог тарихы” рубрикасын “бу блог тарихы” дип төзәттем, әмма адресын калдырдым.

һәм тагы әле генә бу блогта адресларда була торган category ны bulok кә, tag ны tamga га үзгәрттем, әмма икенчесен әле бер дә кулланганым юк.

эзләү виджетын өстәдем

эзләү блогы булмаган икән. хәзер генә күрдем дә, өстәдем.

татарча блогларга күчкеләр

татарча блогларга сылтамалар блогыннан алып атам, болар бетте: rafilblog.archagrad.ru, takyldyk.ru, tatarblog.com, ranil.ru
төзәтәм: shomrt.co.cc -> shomrt.com

Бу блогка liveinternet санагычы куйдым

.

монда сирәк язам әмма вконтактеларда күп язам

монда сирәк язам әмма вконтактеларда күп язам

блогыма санагыч куерга уйлыйм

блогыма санагыч куерга уйлыйм
башта рәсем белән генә, соңрак скриптлыны, ә тагы да соңрак реклама да куерга уйлыйм

алла бирса өйдәге хостингымны бетереп сайтларымны бер түләүле хостингка күчерәм

мин өйдәге хостингымны бетермәкче булам, алла бирса озакламый сайтларны бер түләүле хостингка күчерәм

14:35 : бәлки күчмәсмен…

интернетта мин

“интернетта мин” дигән битне нәшер иттем. мин инде моны берничә атна элек яздым, әмма анда берничә аңлатмасыз сылтама калган бит, менә шуларны язып бетерергә иренеп ачмыйча торган идем, һәм әле язылмыйча калган сылтамалар да бардыр. бүген ниһаять чыгардым. аңлатмасыз сылтамалар актив түгел иде, шуларны активлаштырдым да, нәшер иттем.
менә ул бит: http://qdinar.wp.kukmara-rayon.ru/internetta-min/ .

бу сайттагы яңа язмаларны rss укыгыч белән күзәтеп торыгыз

мон сайттагы яңа язмаларны rss укыгыч белән күзәтеп торыгыз. әле генә уң баганада өстә шундый киңәш язып куйдым, ул мон блогның һәр битендә күренер, алла бирса. төгәле болай диеп яздым:
вакыт-вакыт бу блогны ачып карыйсыңмы? алайса, аны rss укыгыч арткылы күзәтеп торырга тәкъдим итәм. андый программада яңа язмалары сирәк чыга торган бер ничә сайтның яңалык тезмәләрен берләштереп була. мин белгән иң яхшы rss укыгыч – google.com/reader .

2012-2-23 8:9 : әле генә өстәдем: тагы бер укыгычны кулланып карый аласыз – https://mail.yandex.ru/neo2/#lenta .

2014-ноябрь-17 : 3-нче ноябрьдә digg.com/reader ны өстәдем, тагы бер заман, бәлки 2014-гыйнвар-21 дәдер, feedly.com ны өстәгән идем, ә гугл ридерны бетергән идем, хәзер аның бу язмадагы сылтамасын пассивлаштырып куям әле.