Archive for the ‘бер бүлеккә дә кермәгән’ Category

мин бүген казанга барып кайттым

150 сум билет, якынча, бер якка. 20 сумлык автобус билетын 2 тапкыр алдым. 150 сумлык ашамлык алып шуны 2 тапкыр кафега кереп ашадым: 1 батон – 30 сум, 1 бутылка сөт – 65 сум, 1 шоколад – 55 сум. бөтенесе 150*3+20*2=490 сум тирәсе тотканмын.

больницага бардым. 2003 нче елның январеннән бирле булган авыртуым буенча. моңарчы мин аңа диагноз да куйдыртып бетермәгән идем әле.

2014 тә январьдә барганда ничаклы тотканмын: https://vk.com/wall17077748_2857?reply=2867 : поезд бәясе шул ук булган, 150*2, автобус бәясе почти шул ук булган, 19*2(?), ашамлыклар: 25+32+28+35+8 – 128 сумлык алганмын.

узган ел июньдә велосипед белән тауга менеп төшүем видеосы


аккумуляторның тогы беткәч, аны кулланырга ярамый! бу камераның аккумуляторын шулай итеп бозып бетердем…

велосипед тәгәрмәче җиңел әйләнергә тиеш

велосипедта йөрүчеләр өчен: тәгәрмәч артык тыгыз әйләнергә тиеш түгел! аны әз генә әйләндереп җибәргәч, ул әйләнгән җиреннән катып калырга тиеш түгел, ә туктап, үзенең авырлыгы белән бер аз булса да кирегә китергә тиеш, яки, авыррак өлешен күтәреп, ычкындыргач, хәтта бер отражатель авырлыгы белән дә әйләнеп китергә тиеш, һәм ул авыр урыны аска төшкәч тынычланырга тиеш. һәм ул артык буш та булырга тиеш түгел – селкенеп торырга тиеш түгел.

кайвакытта велосипед белән узып китүче кешеләрне күргәч шушы нәрсә искә төшә, күп кеше моны белмидер һәм зерәгә артык көч куеп йөриләрдер дип борчылам.

сию турында ачыш

мин сию турында бер ачыш ясадым, ул файдалыдыр, әмма әйтергә оялам
гыйнвар 24 : бу өлешчә хата, өлешчә билгеле әйбер бугай, пока (әлегә) әйтеп тормыйм

Ногмани тәфсирендә тагы 1 хата таптым

4:120. Шайтан үзенә ияргәннәрне фәкыйрьлек белән куркытыр. (“Фәкыйрьләргә мал бирмәгез! Аларның фәкыйрьлеге сезгә йогар”, – дип куркытыр. Шайтан кулына төшкән кешеләр фәкыйрьләргә ярдәм итә алмаслар). Шайтан үзенә иярткән кешеләрне җәһәннәм ґәзабы белән куркытмас, мәгәр төрле юллар белән аларны алдар.
4:120. Он соблазняет их совершать зло, обещая им выгоду, и возбуждает в них низменные желания. А обольщения и обещания шайтана являются лишь соблазном и самообманом.
тагы башка телләрдәгесен дә карадым – фәкыйрьлек белән куркыту турында әйтелмәгән.

ничек итеп убунту линуксны татар теленә тәрҗемә итеп була

total commander татарча

мин әллә кайчан ясаган тотал коммандер татар теле пакетын юникодка әйләндердем: wcmd_tat.zip

21:31 : шул ук гарәп язуы белән!
wcmd_tar.zip

март-14 9:17 : гарәпчәсе дөрес түгел: сүз башындагы сузык авазлар дөрес язылмаган: “өчен” “вөчен” дип язылуы мисалында.

матурлык һәм аллаһ турында теорияләрем

минем матурлыкны үлчәү турында бер теориям бар. ул каян килеп чыкты: матурлыкны үлчәп булмый дигән сүз ишеттем дә уйладым бугай: алай түгел бит! матурлык бит ул бөтен кеше тарафыннан да кабул ителә торган нәрсә! бары тик аны үлчәү ысуллары юк! (аны үлчәп булмый диеп ниндидер дәрестә мәктәптә яки сәләт лагерендә, анда 1 тапкыр булдым, лекциядә әйткән булырга да мөмкиннәр). шундый башваткычлар бар: сызыклар сызылган, алар кисешә һәм сорау бирелә: монда ничә өчпосмак бар? һәм дөрес җавап бирер өчен кечкенә өчпочмакларны да саныйсы, сызык белән киселгән зурларын да саныйсы. алар күп булып чыга. һәм сызыклардан ясалган матур әйберләрне карасаң да, анда өчпочмаклар булмаса башка төрле фигуралар булуына игътибар иттем. шуннан минем теория: иң әз сандагы көч яки иң әз сандагы төзү, сызу гамәлләре ярдәмендә иң күп сандагы объектлар ясап булса, ул әйбер матуррак була, ягъни, шул төзегеч сызыклар яки элементлар санына килеп чыккан объектлар санын бүлгәч, зуррак сан чыкса, ул төзелмә матуррак буладыр.
мин бу теорияне 2 малайга әйттем бугай инде, якынча 2003 нче елда кгуда.

якынча шул теорияне уйлау белән бергә бер вакытны мин матурлыкны разбирать итүне бәяләнүче әйберләрне гадиләштерү ягыннан киттем. һәм битлардан торган тезмәләр турында уйладым, аларның да матурлары һәм ямьсезләре була. мәсьәлән, 3 бит: 000,001,010,011,100,101,110,111 – боларны матурлык буенча тәртипләп тезергә була. мондый әйберләрне узыштыру өчен интернетта голосование ясарга була. бу битлар турындагы фикеремне дә мин берничә атна элек бер малайга сөйләдем. һәм бу битлар турындагы фикеремне, 7,9 биттан торган тезмәләрнең тәртип буенча тезеп ясап, бер дәфтәргә язган идем, якынча 2004 нче елда.

хәзер шушы фикерләремнең “авторлыг”ын кем дә булса урларга мөмкин диеп аларны язарга булдым әле. эшкә дә китергә торам, еракка.

һәм шушы бит тезмәләрен тезү аллаһ нәрсә ул дигән сорауга җавап теориямдә кулланыла. мин уйладым һәм якынча 2003 елда кгуда 2 малайга теориямне әйттем: бог это основной вектор кристаллизации, где вектор и кристаллизация – в расширенном смысле слова. татарчасы : аллаһ – кристаллашуның төп векторы (юнәлеше), кристаллашу белән вектор – киңәйтелгән мәгънәләрендә. бу ислам дине белән кискен каршы килми, бары тик бәлки чынлыкта аллаһ моннан да бөегрәк, кеше аңлый алмый торган нәрсәдер… ә бу вектор – ул аллаһының көрсие яки гареше дер. әмма бәлки бу әйбер аллаһ үзе, ә аллаһының көрсие – ул шул вектор тәэсирендә барлыкка килгән объектлар зонасы, аятел көрси дә әйтелгән бит: аллаһының көрсие җир белән күкләрне сыйдыра.

киңәйтелгән мәгънә дигәндә мин “мультивселенная” ягъни “параллель дөньялар” дигән нәрсәнең, чынлыкта алар параллель түгел, ә кисешә, барлыгын исәпкә алырга кирәклеген дә күздә тоттым.

аллаһ бөтен нәрсәне барлыкка китерә дигән сүзне вакыт дәвамында бер тапкыр барлыкка китергән дигән мәгънәдә аңламыйм. ә мультивселеннаяда вакыт дәвамында тотып тора. гомумән, вакыт эчендә барлыкка китерүне аңлатадыр диеп уйлау ул бөтенләй наданлык, элекке заман кешеләре шул чаклы аңгыра булмаган. пространство минковского дигән атама да дөрес түгел, (3 урын координатасына 1 вакыт координатасын өстәгән пространствоны шулай атыйлар), чөнки урын-вакыт килеше татар тетелндә дә бар, башка телләрдә дә урын белән вакыт предлоглары берләштерелгән, инде меңләгән еллар дәвамында, бу бик гади әйбер, шулай булгач, кешеләр дөньяның барча вакыт дәвамындагы торышының бер катып калган әйбер кебек итеп әллә кайчан күз алдына китергәндер. вакыт эчендә барлыкка китерү турындагы фикерләр ул аңгыралык, ялган, чөнки элек булган нәрсәләр һәм киләчәктә булачак нәрсәләр алар инде бар! бу бик гади фикер. шуңа күрә коръәндә һәм башка китапларда аның турында сүз бармавы аерым ачык.

минем гугл ридер дагы подпискалар

минем гугл ридер дагы подпискалар, хәзерге хәле

qdinar-google-reader-subscriptions-2013-06-17.xml_.zip

миңа бер аз куркыныч

мине бүген куркыттылар иртәгә милиция килеп алып китүе белән. ислам дине буенча һәм рф законнары буенча минем гаебем юк. әйтеп җиткермәү яки аңлашылмаучанлык яки ялганлау аркасында гына кемдер күзлегеннән караганда бу вак хулиганлык. әмма бер аз тартып просто вак хулиганлык та диергә дә була. чынлап та мине алып китсәләр, минем белән сөйләшеп булмаса, “пусть говорят” ка хәбәр итеп миңа булышып буладыр диеп уйлыйм.

миңа сугуларыннан, психбольницага җибәрүләреннән, минем турында ялганнар сөйләүләреннән куркам.

( http://vk.com/wall17077748_2007 )