Archive for the ‘бер бүлеккә дә кермәгән’ Category

теге дөньяның барлыгына дәлил

теге дөньяның (үлгәннән соң тормышның) барлыгына дәлил:

теге дөнья да һәр кешенең сиземләве өчен киләчәктә, бу дөньядагы киләчәк тә – киләчәктә. без яшибез һәм киләчәкнең һаман килеп торганын күреп торабыз. шуның шикелле, алла бирса, үлгәннән соң һәр кешегә теге дөнья тормышы да килеп торачак.

логик яктан караганда, бу дөньядагы киләчәк килеп торырга обязан (тиешле) түгел. чөнки нинди генә физика законын карасак та, ул – бер теория генә, факт түгел. бөтен фактлар – үткәндә, киләчәктә түгел. шул үткәндәге фактлардан чыгып кешеләр һәм галимнәр теорияләр уйлап чыгара, һәм шул теорияләр буенча киләчәктәге фактларны фараз кыла. үткәндәге фактлардан киләчәктәге фактлар сразу логика белән генә килеп чыкмый, ә бары тик теория-гипотезалар арткылы гына килеп чыга. сразу логика белән килеп чыгу нәрсә соң ул? – мисал өчен: “А – хәреф” фикере дөрес булса һәм “бөтен хәрефләр дә нинди дә булса алфавитта урнашкан” фикере дөрес булса, моннан логика белән “А алфавитта урнашкан” фикере килеп чыга. ә менә хәзер дөньядагы фактлар турында уйлап карагыз: мисал өчен, һәр кеше белә торган гравитация көченә карагыз: менә сез эксперимент үткәреп карыйсыз ди, бер ручканы күтәрәсез дә, ычкындырып җибәрәсез дә, ул төшеп китә. төшеп киткәч, төшеп китүе факт, дөрес була. бу эксперимент 1 генә түгел, бик күп тапкырлар кабатланган инде. ләкин “ручка 17:33тә ычкындырып җибәргәч, төшеп китте” һәм “ручка 17:34тә ычкындырып җибәргәч, төшеп китте” дигән фикерләрнең дөреслегеннән логика белән генә “ручка 17:35тә ычкындырып җибәргәч, төшеп китте” фикере килеп чыкмый. башка физика көчләре белән дә шул ук хәл. шулай итеп, логик яктан, 1 секунд киләчәктә физика законнары үтәлергә тиешле түгелләр, һәм гомумән безнең дөньяның ул мизгеле безгә килергә тиешле түгел. әмма без аның килеп торганын күзәтеп торабыз, без шул процесс эчендә яшибез. теге дөнья да шуның шикелле үк киләчәктә урнашкан, һәм ул да, алла бирса, килеп торачак.

безнең дөньядагы вакыт берәм-берәм мизгелләрдән (дөньяның, материянең катып калган халәтләреннән) төзелгән булырга мөмкин. һәр ике янәшә торган шундый мизгел арасында вакыт секундның ниндидер бик кечкенә өлеше. ләкин ул безнең өчен генә секундның өлеше, ә чынлыкта исә ул ике катып калган материя халәтләре арасында бушлык дип санарга була, һәм ул бушлык чынлыкта әллә нинди озак вакыт сузыла дип санарга була. әмма безгә аның ничаклы озак сузылганы сизелми. шулай ук кайвакытта йоклаганда да без күпме вакыт узганын сизмибез. шуның шикелле үлү белән яңадан терелү арасында бик күп вакыт узса да, без ул аралыкта яшәмәгәнлектән һәм сизмәгәнлектән, ул сизелми. әмма мин теге дөньяны бөтенләй башка дөньядадыр дип уйлыйм.

без үлгәч кенә теге дөньяга китергә мөмкин түгел, һәр вакыт мизгелендә һәр аерым бер кешене башка дөньяга копияләп куерга мөмкиннәр, һәм хәтта бөтен дөнья да һәр вакыт мизгелендә юкка чыгарга мөмкин, һәм шулай итеп юкка чыгып торадыр да, әмма без анда эләкмичә калабыздыр.

сүзлекләрдә кушымчалар күрсәтелергә тиеш!

нәрсә соң ул сүзлек?! тексттагы лексик берәмлекләрнең аңлатмалары. нәрсә соң ул лексик берәмлек? ул – үзенең мәгънәсе һәм тышкы формасы булган бер әйбер. кушымчаларның да мәгънәсе һәм формасы бар бит. аларны сүзлеккә кертмәскә сәбәп юк. татар телендә аларның формасы бераз үзгәрә, әмма шулай төрле формадагы “тамыр”лар да бар бит.

ЕГЭ теле турында Татарстан хакимиятенә ачык хат

Татарстан Дәүләт советы, Татарстан хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессына ачык хат.

Сезгә сәлам.

Сез ЕГЭ ны Конституция судына бирсәгез иде. Яки, башта, судка бирмичә мәсьәләне чишү өчен, Думага рус телендә ачык хат язсагыз иде. Яшерен хатка, аның барлыгына, барып җиткәнлегенә ышанып булмый.

Чөнки, РФ конституциясе буенча, ким дигәндә, милләтләр ЕГЭ ны үз акчасына (фондка җыйган акчага) тәрҗемә итә алырга тиеш.

Алай гына да түгел, беркайда да язылмаган булса да, милләтләр тигез хокуклы, шуңа күрә, халык санына пропорциональ итеп дәүләт, РФ яки ТР, тәрҗемәгә акча бүлеп бирергә тиеш. Милләтләр тигез хокуклы диелмәсә дә, кешеләр тигез хокуклы, һәм пропорциональ акча бүлеп бирү шуннан да чыга.

Ягъни, ЕГЭны, һәм шулай ук ПДД ны һәм аның сорауларының дәүләт рәсми рәвештә таныган тәрҗемәләрен ясау механизмы булырга тиеш.

Бу нәрсәләрне төрле телләргә тәрҗемә итү механизмын РФ ясарга тиеш.

хәзерге ногмани тәфсире чынлап та элеккесеннән чыккан

элекке, гарәп хәрефле ногмани тәфсирен интернетка куйганнар, ул хәзерге, мөфлихунов төзәткәне белән туры килми.

хәзерге ногмани тәфсире чынлап та элеккесеннән чыгуына дәлил таптым. 2:54 тә бәриэикүм сүзе икесендә бер үк төрле хаталы. урыс һәм инглиз тәрҗемәләре андый түгел, һәм гомумән мәгънәсеннән дә хата икәне сизелә.

https://www.facebook.com/qdinar/posts/581032308690504

Татарча БДИ закон проекты турында

http://tatar-inform.tatar/news/2016/07/12/122921/ та мин коммент яздым:

Эзләгечтә күргәч үк әйбәтләп укып тормадым, сразу ачтым, әмма укыганчы “БДИның кимендә берсен туган телдә тапшыруны мәҗбүр итүче” дип аңлаганмын. Ничек инде ул кимендә берсенә генә хокук? Мин моңа риза түгел. Бөтенесенә дә хокук бар, конституция буенча.

Кайда соң ул закон проекты?! Россия законнары буенча да, мантыйк буенча дә, нәшер ителмәгән закон көчкә ия түгел. Бу проект та шулай ук әллә бар, әллә юк – татарларны тынычландырыр өчен ялган гына.

26 м. 2 п. : Каждый имеет право на пользование родным языком, на свободный выбор языка общения, воспитания, обучения и творчества.
– монысы буенча хокук бар. Бу төшенә игътибар итегез: “Каждый имеет право на свободный выбор языка обучения”.

68 м. 3 п. : Российская Федерация гарантирует всем ее народам право на сохранение родного языка, создание условий для его изучения и развития.
– монысын ике төрле аңлап була. Бер төрле аңлаганда: “Российская Федерация гарантирует всем ее народам создание условий для развития родного языка”, икенче төрле аңлаганда: “Российская Федерация гарантирует всем ее народам право на создание условий для развития родного языка”.

вордпресс-ны тәрҗемә итергә чакырам

wordpress-ны тәрҗемә итү: https://translate.wordpress.org/projects/wp/dev/tt/default . моның тексты 8477 сүздән тора ди. инглиз телендә бер сүз һәм пробел 6 хәреф дип алсак, 8477*6=50862 хәреф, ягъни, txt форматындагы 50 кибибайт (килобайт) кына. бу программа нәрсәгә кирәк соң? кемнәр куллана аны? – мисал өчен, татарча сайтлар:
http://beznen.ru/
http://suz.bar/
http://sombel.ru/
http://www.gimranov.com/wp/
мин ясаган сайтлар (татарчалары):
http://qdinar.wp.kukmara-rayon.ru/ (бу сайт)
http://kukmara.ru/
http://medrese.kukmara.ru/
элегрәк мин моны тәрҗемә итеп бетерә язган идем, әмма рәсми булмаган орфография белән, мин ул тәрҗемәне хәзер кулланмыйм.
сезне шушы программаны тәрҗемә итергә чакырам…

сөнни мәзһәбләрдәге икенде вакыты хәдисләрдәгечә түгел

https://vk.com/wall17077748_3675 та язган язуымны копиялим:

Духовное управление мусульман РТ, мин сез икенде намазын дөрес куймагансыздыр дип уйлыйм. Күп кешеләр сез куйган расписаниега иярәдер, күбесе аның каян килеп чыкканын тикшерә алмыйдыр. Ә әгәр ул расписание ялгыш булса аның өчен сезгә дә гөнаһ языладыр, чөнки сез ияртүчеләр.

Сүз уңаеннан, шуны да әйтәсем килә: кайбер кеше әйтә, без әнә шул расписаниега иярәбез, безгә шул ярый диләр, әмма бу дөрес сүз түгел, иярүчеләргә дә, ияртүчеләргә дә үзләренә тиешле гөнаһлар һәм саваплар языла. Дәлил: Аллаһ Коръәндә әйткән: 38:59, “Ногмани” тәфсире : Җәһәннәм сакчылары мөшрикләрнең олугъларына әйтерләр, аларның иярченнәренә ишарәт итеп: “Ошбу иярченнәрегез сезнең белән бергә утка керерләр, чөнки дөньяда сезгә ияргән иделәр”, – дип. …

Мин намаз вакытлары турында хәдисләр укыдым, һәм ул хәдисләрдәге икенде намазы вакыты башкача, хәнәфи мәзһәбендәге шикелле дә түгел, башка сөнни мәзһәбтәге шикелле дә түгел, шигыйларныкын төгәл белмим, әмма шигыйларныкы турында бу темага кагылышлы кайбер фикерләр ишеткән бар.

Мин кайдандыр укыган идем: мәзһәб галимнәре, икенде намазы өйлә намазына бик каты якынлашмасын, аңа кушылмасын өчен дип, икенде намазы вакытын шулай итеп бозганнар, – ди.

Ястү намазы вакытын да шул рәвешле боздылар, ләкин, аның турында фикерләшүләр бар, һәм хәзер аның “бозык” булуы расписаниеда да күренеп тора, мин уйлыйм, бу бер-ике ел элеккеге ястү расписаниесы үзгәрүе яхшы үзгәреш булды, чөнки хаклык сизелеп тора башлады. Мин уйлыйм, әгәр шундый сәерлекләр бар икән, аны искәрмә рәвешендә аңлатып куерга кирәк. Һәм өйләрегездә ястү намазын башкачарак уку да допустимо дип тә әйтсәгез әйбәт була дип уйлыйм. Монда берничә дөрес альтернатива бар, дөрес булмаганнары да бар. Мисал өчен, хәдисләр буенча, шул җәйге вакытта ахшам намазын төн уртасы алдына кадәр калдыру да мөмкин булып чыга, һәм иртәнге намазны да төн уртасы узуга ук уку ярый булып чыга, чөнки шул вакытта “рассвет” башлана, ягъни, төн уртасында күк караңгыланудан туктап, яктыра башлый. Һәм расписаниеда, күренми торган булса, “виртуаль” ястү намазын башка төс белән, я искәрмә тексты белән күрсәтеп кую да әйбәт буладыр дип уйлыйм, чөнки бу хаклыкны (дөреслекне) күрсәтү.

Ә менә икенде намазы вакыты тавыш-тынсыз гына ята, нишләптер бер кем дә аның турында кызыксынмый. Ә мин уйлыйм, әгәр ястү намазы шикелле генә бозылган икән, бу хәзерге алгоритм-формуласы аның дөрес түгел, чөнки ул икенде намазының көн дәвамындагы позициясен боза. Хәдисләр буенча караганда, икенде намазы өйлә намазына якынрак тора, һәм кыш көне, безнең якларда, ул аңа килеп терәлә, һәм юкка чыга. Сүз уңаеннан, җәй көне, ястү намазы да, хәдисләре буенча караганда, юкка чыга. Ә хәзерге формуласы буенча, икенде намазы, безнең якларда, җылы яклардагысын төгәл белмим, ахшам намазына якынрак тора, кышын гына түгел, хәтта җәен дә. Мин уйлыйм, икенде намазын да, ястү намазы шикелле, бары тик проблемалы вакытында гына “виртуаль” вакытка күчереп куерга кирәк, ел буе түгел. Һәм “виртуаль” вакытында да ул өйлә намазына якынрак торырга тиеш булып чыга.

2018-11-17: мин бераз ялгыштым. мин татарстан диния нәзарәте кабул иткән вакыт белән мәзһәб вакытын болгаттым. алар теоретически бер булырга тиеш, әмма чынлыкта берме икәннәрен белмим. бер заман татарстанныкында ахшам белән өйлә арасын 3кә бүлеп шул бүлгеч нокталарның берсендә икенде куелды кебекрәк сүз дә ишеткән идем кебек тоела.

2018-11-30: мин зәвәл күләгәсе өстәү ысулы белән икендедәге кояш биеклеген исәпләп чыгардым. ул ысул икендене ахшамга якынлаштырмый, өйләгә якынлаштыра икән, шулай итеп, ул ягы белән ул ялгыш түгел икән.

 

 

чәчне кыска итеп алу

берничә ай элек, чәч алгыч машинаның пластик очының бер кырые сынган булуы өчен, әти минем чәчне ансыз гына алды, ул алай бик кыска булып чыга.

чәч алгыч филипс, пластигы интернет кибетләрдә 700 тәнкә тирәсе тора.

һәм, хәзер минем чәч үсте, һәм мин чәчләремнең күбәюенә игътибар иттем. шулай булгач, бу аның белән бәйләнешле булса, чәчне бик кыска итеп алу зыянлы дип уйлыйм, чөнки ул чәчнең оптималь күплегенең (ешлыгы, тыгызлыгының) үзгәрүенә китерә, шуның белән, минем организмга зыян киләдер. чәчнең тыгызлыгының үзгәрүенә башка нәрсә сәбәп булган булуы да мөмкин, анысын хәзер әйтеп тормыйм.

әмма гомумән дә, хәтта бу әле генә әйткән дәлил булмаса да, яки дөрес булмаса, чәчне кыска итеп алдыру зыянлы дип уйлый идем һәм (һаман да) уйлыйм, чөнки ул аллаһы ясаган нәрсәне үзгәртү булып чыга. һәм мин, чәчне алгач, башка киеп йөрергә тырышам, чөнки, бәлки, чәч башны кояш нурларыннан саклыйдыр дип уйлыйм, һәм шуңа күрә башны шулай сакларга тырышам, әмма, гадәттә түбәтәй киям, әмма ул чәчне алыштырып бетерми, формасы туры килми, чәчле урынны каплап бетерми, әмма шапка кисәм буладыр, ә гарәпләрнеке шикеллерәк яулык кияргә мин оялам.

сүз уңаеннан, мин түбәтәй турында язган идем: https://www.facebook.com/photo.php?fbid=421725384621198&set=a.363735660420171.1073741826.100003512218112&type=3 , баш киеме турында язган идем: http://qdb.narod.ru/yazmatxt/basKiyimi.htm .

кан анализы, спирт вирусларны үтерәме

бер 8 ел буе кан анализы ясаткан юк иде. быел җәй көне бардым һәм медсестра бармакны тишкәннән соң кан(нар) катып калган резин перчаткалы бармагы белән шул тишекнең өстенә төртте. мин әйтәм, нишлисез?! яки, микроблар йогырга мөмкин!, хәтерләмим. ул әйтә, мин аны (перчатканы) спирт белән ышкыдым, аның ул каннары кипкән инде ди. шуннан соң мин үземә нәрсәдер йоккан дип шикләнеп йөрим… бүген интернеттан карадым әле, спирт вирусларны үтерә микән? – һәм менә кайбер кызык сүзләр:
википедия: “Способы стерилизации: 96 % этиловый спирт (30 мин.).” ( https://ru.wikipedia.org/wiki/%D0%90%D1%81%D0%B5%D0%BF%D1%82%D0%B8%D0%BA%D0%B0 ) .
http://www.cbse.by/voot/voot_9.html : Вирус гепатита В … Вирус устойчив практически ко всем дезинфицирующим средствам. … Вирус гепатита С в спирте погибает приблизительно за 2 минуты, что в жизни выдержать практически невозможно, поскольку спирт быстро испаряется. Поэтому принято считать, что наряду с гепатитом В, гепатит С также спиртом не уничтожается. Туберкулез … Большинство препаратов для уборки помещений не могут уничтожить бактерию, ни спирт, ни формалин, ни хлор, ни какой либо то другой раствор никак не влияет на бактерию. Даже 96° спирт не убивает туберкулёзную палочку. … Спиртосодержащие антисептики для рук могут оказаться неэффективными в низких количествах или концентрациях. Хотя изопропиловый спирт является эффективным в уничтожении большинства бактерий, время воздействия, необходимое для разрушения клеток, не соблюдается, поскольку спирт, как правило, испаряется менее чем за 10–15 секунд.
алла сакласын инде.

https://vk.com/wall17077748_3670 да тагы 1 коммент яздым, анда 2 цитата.

“шәҗәрә” программасы ясадым

мин үземнең туганнар турында мәгълүмат җыйдым, просто туганнарның исемнәре һәм кемгә кем булулары, һәм аларны күрсәтә торган программа ясадым. аны интернетка секретный адреска куйдым. аны туганнарга да күрсәтә алам. но ул адресны хәзер теләсә-кемгә бирәсе түгел дип уйлыйм. һәм аның программасын гына http://qdb.tmf.org.ru/шәҗәрә/шәҗәрә.html адресына куйдым. кулланыгыз.

18:11: Mozilla Firefox та ясадым, анда эшли. IE белән Edge да ачып карадым әле, анда эшләми икән.
Сен.19 14:26 : IE белән Edge та да эшли икән, бары тик нишләптер мин копияләгән адреста ?kim= параметрыннан соң алар өчен яраксыз кодировка торган булган.

ноя.11: яңалыклар:
сайланган кеше өчен, аның туганнарын аерып алып, мәгълүмат файлы эчтәлеген автоматически якынча төзеп күрсәтү;
компьютердагы мәгълүмат файлын ачу;
gramps файлын ачу мөмкин;
исеме “туганнар”га үзгәрде;
сайланган кешенең туганнары гына түгел, мәгълүмат файлындагы барча кеше javascript коды рәвешендә күрсәтелә.