Archive for Октябрь 2018

теге дөньяның барлыгына дәлил

теге дөньяның (үлгәннән соң тормышның) барлыгына дәлил:

теге дөнья да һәр кешенең сиземләве өчен киләчәктә, бу дөньядагы киләчәк тә – киләчәктә. без яшибез һәм киләчәкнең һаман килеп торганын күреп торабыз. шуның шикелле, алла бирса, үлгәннән соң һәр кешегә теге дөнья тормышы да килеп торачак.

логик яктан караганда, бу дөньядагы киләчәк килеп торырга обязан (тиешле) түгел. чөнки нинди генә физика законын карасак та, ул – бер теория генә, факт түгел. бөтен фактлар – үткәндә, киләчәктә түгел. шул үткәндәге фактлардан чыгып кешеләр һәм галимнәр теорияләр уйлап чыгара, һәм шул теорияләр буенча киләчәктәге фактларны фараз кыла. үткәндәге фактлардан киләчәктәге фактлар сразу логика белән генә килеп чыкмый, ә бары тик теория-гипотезалар арткылы гына килеп чыга. сразу логика белән килеп чыгу нәрсә соң ул? – мисал өчен: “А – хәреф” фикере дөрес булса һәм “бөтен хәрефләр дә нинди дә булса алфавитта урнашкан” фикере дөрес булса, моннан логика белән “А алфавитта урнашкан” фикере килеп чыга. ә менә хәзер дөньядагы фактлар турында уйлап карагыз: мисал өчен, һәр кеше белә торган гравитация көченә карагыз: менә сез эксперимент үткәреп карыйсыз ди, бер ручканы күтәрәсез дә, ычкындырып җибәрәсез дә, ул төшеп китә. төшеп киткәч, төшеп китүе факт, дөрес була. бу эксперимент 1 генә түгел, бик күп тапкырлар кабатланган инде. ләкин “ручка 17:33тә ычкындырып җибәргәч, төшеп китте” һәм “ручка 17:34тә ычкындырып җибәргәч, төшеп китте” дигән фикерләрнең дөреслегеннән логика белән генә “ручка 17:35тә ычкындырып җибәргәч, төшеп китте” фикере килеп чыкмый. башка физика көчләре белән дә шул ук хәл. шулай итеп, логик яктан, 1 секунд киләчәктә физика законнары үтәлергә тиешле түгелләр, һәм гомумән безнең дөньяның ул мизгеле безгә килергә тиешле түгел. әмма без аның килеп торганын күзәтеп торабыз, без шул процесс эчендә яшибез. теге дөнья да шуның шикелле үк киләчәктә урнашкан, һәм ул да, алла бирса, килеп торачак.

безнең дөньядагы вакыт берәм-берәм мизгелләрдән (дөньяның, материянең катып калган халәтләреннән) төзелгән булырга мөмкин. һәр ике янәшә торган шундый мизгел арасында вакыт секундның ниндидер бик кечкенә өлеше. ләкин ул безнең өчен генә секундның өлеше, ә чынлыкта исә ул ике катып калган материя халәтләре арасында бушлык дип санарга була, һәм ул бушлык чынлыкта әллә нинди озак вакыт сузыла дип санарга була. әмма безгә аның ничаклы озак сузылганы сизелми. шулай ук кайвакытта йоклаганда да без күпме вакыт узганын сизмибез. шуның шикелле үлү белән яңадан терелү арасында бик күп вакыт узса да, без ул аралыкта яшәмәгәнлектән һәм сизмәгәнлектән, ул сизелми. әмма мин теге дөньяны бөтенләй башка дөньядадыр дип уйлыйм.

без үлгәч кенә теге дөньяга китергә мөмкин түгел, һәр вакыт мизгелендә һәр аерым бер кешене башка дөньяга копияләп куерга мөмкиннәр, һәм хәтта бөтен дөнья да һәр вакыт мизгелендә юкка чыгарга мөмкин, һәм шулай итеп юкка чыгып торадыр да, әмма без анда эләкмичә калабыздыр.