ЕГЭ теле турында Татарстан хакимиятенә ачык хат

Татарстан Дәүләт советы, Татарстан хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессына ачык хат.

Сезгә сәлам.

Сез ЕГЭ ны Конституция судына бирсәгез иде. Яки, башта, судка бирмичә мәсьәләне чишү өчен, Думага рус телендә ачык хат язсагыз иде. Яшерен хатка, аның барлыгына, барып җиткәнлегенә ышанып булмый.

Чөнки, РФ конституциясе буенча, ким дигәндә, милләтләр ЕГЭ ны үз акчасына (фондка җыйган акчага) тәрҗемә итә алырга тиеш.

Алай гына да түгел, беркайда да язылмаган булса да, милләтләр тигез хокуклы, шуңа күрә, халык санына пропорциональ итеп дәүләт, РФ яки ТР, тәрҗемәгә акча бүлеп бирергә тиеш. Милләтләр тигез хокуклы диелмәсә дә, кешеләр тигез хокуклы, һәм пропорциональ акча бүлеп бирү шуннан да чыга.

Ягъни, ЕГЭны, һәм шулай ук ПДД ны һәм аның сорауларының дәүләт рәсми рәвештә таныган тәрҗемәләрен ясау механизмы булырга тиеш.

Бу нәрсәләрне төрле телләргә тәрҗемә итү механизмын РФ ясарга тиеш.

16 Comments

  1. qdinar әйтә:

    окт28дә бу хатны бастырырга тәкъдим итеп “татарстан яшьләре” белән “безнең гәҗит” нең почтасына яздым, mail.ru дагы почтамнан, – җавап юк.

    бу хатны монда язганчы ук – 25 нче октябрьдә, шушы әйтелгән 3 адресатка ябык хат белән җибәрдем – җавап юк. берсенә “яндекс”тан, берсенә “майл”дан, берсенә үзләренең сайтларыннан.

    • qdinar әйтә:

      ноябрь-7 дә тагын шул ук 2 гәҗиткә үземнең икенче емайлдан хат яздым. шул ук көнне “безнең гәҗит”тән хат килде. бүген мин аларга җибәрергә яңа текст әзерләдем.

  2. qdinar әйтә:

    мин бу хатта хата таптым. республиканың думага хат язуы бик үк дөрес эш түгел. дума республикалар телләрендә уку шул республика законнарынча дип язган, ул республикаларга рус телен укыту һәм рус телендә укытуга зыян китерүдән башка бернәрсәне дә тыймаган. думага яза ала республикасы булмаган халыклар, яки, республикаларыннан яклау таба алмый торган халыклар. ә татарстанга россия хөкүмәтенә генә язырга кирәк. татарстан думага язса була, әмма, хөкүмәтне өстәмә рәвештә егэ ны тәрҗемә итергә мәҗбүрили торган закон чыгаруны сорап, ләкин, андый законның бик кирәге дә юк, чөнки ул конституциядән аңлашыла инде. ну, бер караганда, “рәсәй хөкүмәте республикаларга мәгариф системасын тәрҗемә итергә булышырга тиеш” дип өстәп куйсалар ярап торадыр инде.

  3. qdinar әйтә:

    “безнең гәҗит”кә чыгарыр өчен, текстны үзгәрттем, һәм аларга җибәрдем. монда да куям: ноя 24 17:54 : тагын үзгәрттем, югары суд турында өстәдем, ноя25 10:02 : ахыргы абзацының ахырына тагын бер җөмлә өстәп куйдым, “безнең гәҗит”кә җибәрдем, мондагы текстны да алыштырам:

    Татарстан Дәүләт советына, Татарстан хөкүмәтенә, Бөтендөнья татар конгрессына ачык хат.

    Сезгә сәлам.

    Россия конституциясенең 26 нчы статьясының 2 нче пункты: “Каждый имеет право на пользование родным языком, на свободный выбор языка общения, воспитания, обучения и творчества”. Тәрҗемәсе: “Һәр кешенең туган телен кулланырга, аралашу, тәрбияләү, укыту һәм иҗат телен ирекле сайларга хокукы бар”. Шуннан чыгып, кешенең туган телен куллану мөмкинлеге һәм укыту телен сайлау мөмкинлеге закон һәм приказлар белән, кешеләр тарафыннан киң кулланылышлы дәүләт механизмнарының, хезмәтләренең (дәүләт халыкка күрсәтә торган хезмәтләрнең) туган телләрне куллану мөмкинлеген бирмәве, яки, туган телләргә тәрҗемә итү мөмкинлеген тәэмин итмәве белән чикләнмәскә тиеш.

    Россия конституциясенең 68 нче статьясының 3 нче пункты: “Российская Федерация гарантирует всем ее народам право на сохранение родного языка, создание условий для его изучения и развития”. Тәрҗемәсе: “Россия үзенең барлык халыкларына туган телләрен саклау хокугын гарантияли”, алга таба моны ике төрле аңлап була: “аларны өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар барлыкка китерүне гарантияли, яки, шундый шартларны барлыкка китерү хокугын гарантияли”. Шуннан чыгып, Россия йә үз акчасына туган телләрне алга таба үстерү өчен шартлар барлыкка китерергә тиеш, йә, халыкларга туган телләрен үз акчаларына үстерү хокугын бирергә тиеш. Бердәм дәүләт имтиханнарында туган телне куллану мөмкинлеге – аны шул имтиханнарда куллану дәрәҗәсенә үстерү өчен шарт, һәм, югары уку йортларында куллану дәрәҗәсенә үстерү өчен шарт. Юл йөрү кагыйдәләрен белү имтиханнарында туган телне куллану мөмкинлеге дә – ул телләрнең үсеш дәрәҗәсе. Шуңа күрә, Россия йә үз акчасына шушы киң кулланылышлы имтиханнарны тәрҗемә итергә тиеш, яки, халыклар үзләре туган телләрен үстерү өчен, фондларга акча җыеп, булдыра алганнарынча ул имтиханнарны тәрҗемә итсен өчен законлы процедураларны эшләп чыгарырга тиеш.

    Бердәм дәүләт имтиханнарында туган телләрне куллану мөмкинлеге булмау – Россия хөкүмәте эшләп чыгарган имтихан үткәрү тәртипләрендә ул мөмкинлекнең бөтенләй эшләнмәгәне өчен. Һәм, хәтта, ул документта аның мөмкин булмавы ачык-туры итеп әйтелгән. Ул имтихан үткәрү тәртибе Россия мәгариф министрлыгының 26.12.2013 көнге, 1400 нче приказы белән чыккан. Ул туган телләрне куллану мөмкинлеген тәэмин итә торган итеп үзгәртелеп эшләнергә тиеш.

    Юл йөрү кагыйдәләре имтиханнарында туган телне куллану мөмкинлеге булмау – мөгаен, Татарстан хөкүмәтенең аны тәрҗемә итмәгәне өчен, һәм, бәлки, өлешчә, Россия хөкүмәте эшләп чыгарган аны үткәрү тәртибендә тәрҗемә итү механизмы бөтенләй искә алынмавы өчен. Ул имтихан үткәрү тәртибе РФ хөкүмәтенең 24.10.2014 көнге, 1097 нче постановлениесы белән чыккан. Ул имтихан сораулары, Россия хөкүмәте белән хезмәттәшлектә, Татарстан хөкүмәте тарафыннан тәрҗемә ителергә тиеш.

    Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү тәртибе Россия конституциясенә генә түгел, Россиядәге мәгариф турындагы законга да каршы килә, чөнки андагы 14 нче статьяның 3 нче пункты буенча, Россия республикаларында аларның дәүләт телләрендә уку республикаларның законнары буенча эшләнелә, ә Татарстанның Мәгариф турындагы законынының 8 нче статьясының 1 нче пунктында Татарстанда укуның урта гомуми белем дәрәҗәсенә хәтле Россия халыкларының туган телләрендә укытыла алуы әйтелә, ә 5 нче пунктында Татарстанда урта һәм югары профессиональ белемнең урыс теленнән тыш, татар телендә дә була алуы турында әйтелә. Ә Бердәм дәүләт имтиханы – урта белемнең өлеше, шуңа күрә, ул имтиханнарны үткәрү тәртибен ясаганда, Россия хөкүмәте, мәгариф министрлыгы, республикаларның мәгариф турындагы законнарын исәпкә алырга тиеш булган, әмма алар исәпкә алынмаган, Татарстанның мәгариф турындагы законы 28.6.2013 тә кабул ителгән булса да. Бәлки, Татарстан хөкүмәте Россия хөкүмәтенә моның турында искәртергә тиеш булгандыр.

    РФнең административ суд эшләре кодексының 5 нче, 21 нче статьялары буенча, Татарстан хакимияте Россия хөкүмәте карарларын Россия югары судына бирә ала. Россия конституциясенең 125 нче статьясының 2 нче пункты буенча, Татарстан дәүләт советы да, Татарстан хөкүмәте дә Россия законнарын һәм Россия хөкүмәте карарларын Россия конституция судына бирә ала.

    Судка бирмичә бу мәсьәләне чишү өчен, Бердәм дәүләт имтиханнарын һәм Юл йөрү кагыйдәләре имтиханнарын тәрҗемә итү механизмын ясауларын таләп итеп, Россия хөкүмәтенә рус телендә ачык хат язсагыз иде. Яшерен хатка, аның барлыгына, барып җиткәнлегенә ышанып булмый. Россия хөкүмәте сезнең таләпкә ризалашмаса, аның ул карарларын Россиянең Югары судына яки Конституция судына бирсәгез иде.

    Россиянең һәм Татарстанның мәгариф турындагы законнары Россия белән Татарстан конституцияләренә каршы килә: Россиянекенең 14 нче статьясы Россиядә республикалардан тыш туган телләрдә укуны төп гомуми белем дәрәҗәсе белән чикли, ә Татарстанныкының 8 нче статьясының 1 нче, 5 нче пунктлары, Россия мәгариф законының 14 нче статьясының 2 нче пунктына өстәлеп, Татарстанда урыс теле белән татар теленнән башка Россия халыклары туган телләрендә укуны урта белем белем дәрәҗәсе белән чикли.

    Судка бирмичә бу мәсьәләне чишү өчен, Татарстан дәүләт советы Татарстан законын үзе төзәтә ала, ә Россия законнарын төзәтү өчен Россия дәүләт думасына, Россия конституциясенең 104 нче статьясының 1 нче пункты буенча, Россия законнарын үзгәртү тәкъдиме кертә ала. Бәлки, “Россия федерациясендә мәгариф” законына “Россия хөкүмәте республикаларга һәм Россия халыкларына мәгариф системасындагы уку процессындагы текстларны тәрҗемә итергә мөмкинлек ясарга тиеш” дип өстәп кую файдалыдыр. Өстәге абзацта күрсәтелгән чикләүләрне дә бетерергә кирәк. Россия федерациясе халыклары телләре турындагы законга “Россия хөкүмәте республикаларга һәм Россия халыкларына киң кулланылышлы рәсми текстларны тәрҗемә итергә мөмкинлек ясарга тиеш” дип өстәп кую файдалыдыр. Дәүләт советы Россия дәүләт думасына керткән тәкъдимнәрен интернетта нәшер итсен иде, чөнки, нәшер ителмәгән тәкъдимнең чынлап та булганлыгын халык белә алмый.

    Корбанов Динар, Кукмара.

    • qdinar әйтә:

      “безнең гәҗит”ләр минем язманы үзләренчә үзгәртеп миңа җибәргәннән соң, мин берничә тапкыр тагын үзем төзәтеп аларга җибәрдем, илфат фәйзрахманов “… кызларның вакытын аласың мени … безнең эш күп …” дип, язманы чыгарудан баш тартты. кичә язмамны тагын бераз төзәтеп “татарстан яшьләрен”ә җибәрдем.

      • qdinar әйтә:

        9 нчы декабрь көнне т.я. әйттеләр, алар башка кешенең шушы темага мәкаләсен чыгарырга уйлый, шуңа күрә минекен чыгармыйлар.

        • qdinar әйтә:

          рәфхәт дигән кешенең мәкаләсен укыдым. мин т.я.нә шалтыраттып әйттем, анда язылган нәрсә минекендә язылмаган, минекендәгесе анда язылмаган дим, нишләп чыгармыйсыз дим, алар әйтте: ачык хатлар чыгармыйбыз диде. теге юлы да шулай дигәннәр иде. әмма ни өчен дигәч, без арадашчы булмыйбыз диделәр, ә мин әйттем, сез арадашчы түгел, мин аны аларга да җибәрәм, сез нәшер итүче дидем, ә хәзер ни өчен дигәч безнең политика яки принцип шундый диделәр.

    • qdinar әйтә:

      моның ахыргы абзацы бераз буталчык, әмма “безнең гәҗит” белән “татарстан яшьләре”нә мин аның төзәтелгән версиясен җибәрдем.

  4. qdinar әйтә:

    минем хатның актуальлеге бераз кимеде: татарстан хөкүмәтенең россия хөкүмәте белән бу әйбер турында эшләве турында хәбәр бар: http://magarif-uku.ru/berdem-deulet-imtikhanyn-tatar-telend/ : … бу мәсьәләдә федераль үзәк белән эш, һичшиксез, дәвам иттереләчәк. Ә хәзерге вакытта муниципаль берәмлекләр алдында милли мәктәпләрдә 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларның имтиханны туган телендә тапшыра алу бурычы куела, ди ул. «Без моңа технологик яктан әзер. Бүген заявкалар җыела, бу балаларны әзерләү эше алып барыла, БДИ өчен каралган барлык 8 предмет буенча биремнәрнең ачык базасы формалаштырыла. Һәр предмет буенча быелгы демо-версияләрдән кала, тагын 1 әр мең төрле типтагы биремнәр булачак. Шуңа күрә хәзер төп бурыч – мәктәпләрнең дөрес итеп заявкалар җыеп, балаларны татар телендә төп имтиханны бирүгә әзерләү. Шактый күп бала төп дәүләт имтиханын татар телендә тапшырырга әзер булганын аңлагач, аннары соң инде татар телендә бердәм дәүләт имтиханы турында да сүз алып барып булачак. Әмма бу катлаулы бурыч, ул берничә тапкыр күтәрелде, ләкин федераль үзәк белән әле ахыргача эшләп бетерелмәгән …

    • qdinar әйтә:

      мин дәүләт советыннан килгән емейлга җавап итеп үзем тапкан хата турында әйттем, ягъни, депутатларның һәм законнарның егэ теле өчен гаепле булмавы турында, һәм хатымны ачык хат иттем дип интернеттагы шушы битне күрсәттем. бәлки ул хатым да бу үзгәреш килеп чыгуга тәэсир иткәндер, чөнки, элегрәк “егэ теле турында россия хөкүмәте белән эшлибез” дигәннәрен күргәнем юк иде.

  5. qdinar әйтә:

    хатыма менә бу комментларымдагы сүзләрне өстәргә телим: http://magarif-uku.ru/milli-megarifne-niler-kote/ да мин язган комментларның 2 се:

    татарстан госсоветы яки хөкүмәте россия хөкүмәтен, бдины русча гына итеп ясаганы өчен, россиянең конституция судына бирә алган, һәм ала. бу россия конституциясендә әйтелгән: “Конституционный Суд Российской Федерации по запросам … органов законодательной и исполнительной власти субъектов Российской Федерации разрешает дела о соответствии Конституции Российской Федерации: …”, һәм конституция суды турындагы законда әйтелгән, һәм ул законның 9 нчы главасы буенча алар моны җиңел генә эшли ала. әмма, 2009 нчы елдан бирле, алар моны эшләмәгән!
    гражданнарга ул судка бирү өчен чикләүләр бар, ул чикләүләр конституция суды турындагы законының 12 нче главасында әйтелгән. граждан башта башка судны үткән булырга тиеш: “граждане, чьи права и свободы нарушаются законом, примененным в конкретном деле”, “прилагается копия официального документа, подтверждающего применение обжалуемого закона при разрешении конкретного дела”, “закон применен в конкретном деле, рассмотрение которого завершено в суде, при этом жалоба должна быть подана в срок не позднее одного года после рассмотрения дела в суде”.
    аида камаловалар да верховный судтан соң конституция судына бармаган! верховный судта да конституцияне аргумент итеп кулланмаган! аңлавымча, хәтерләвемчә, нәкъ менә конституция судына мөрәҗәгать итмәгән өчен, “үз илләрендәге мөмкинлекләрн кулланып бетермәгәннәр” дип аларны европа судына кабул итмәгәннәр!

    “аңлавымча, хәтерләвемчә” – интернетта ышанычлы чыганакларда ул юк, миңа а. камалованың адвокаты бер документ җибәргән иде ( https://vk.com/wall-28013424_396 ), 60449/09 жалобасы турында европа судыннан килгән хат, анда язылган: “Ваша жалоба не соответствует критериям приемлемости, изложенным в статьях 34 и 35 Конвенции”. ә “Конвенция от 4 ноября 1950 года О защите прав человека и основных свобод” ның 35 нче статьясында болай язылган: “Суд может принимать дело к рассмотрению только после того, как были исчерпаны все внутренние средства правовой защиты”.

Leave a Reply