Archive for Февраль 2016

ьы

урыс телендә сузык аваз хәрефләренең парлары бар: а-я, о-ё, у-ю, э-е, әмма и белән ы хәрефләренең андый парлары юк. и хәрефен мин аңлыйм, ул болай да инде үзе “й” шикелле, ә менә ы хәрефенең ни өчендер урыс телендә “й лаштыручы” версиясе юк.

әмма кызыгы шул – ул татар телендә бар, һәм аны языр өчен сәер булмаган юлы юк!

мисал: “лагерь” сүзенә тартым кушымчасын ялгыйк. “лагерьы” булып чыга, һәм мин аны шулай дип әйтәм. әмма болай итеп язмыйлар, бу сәер. алай итеп язмыйлар, чөнки урыс телендә андый очракларда “й лаштыручы” сузык аваз хәрефен язалар: “лагерьу” урынына “лагерю”, “лагерьа” урынына “лагеря”, татар телендә дә урыс теленнән кергән сүзләрдә ул шулай языла.

кукьмара

белмәсәгез, белегез: кукмара ул [къукъмара] түгел, ә [кукмара]. күп кеше аны белми дә. һәм анысы төп сүзем түгел әле, төп сүзем бу: мин википедиядә “пакьстан” сүзе турында бәхәсләшкәндә бер ачыш ясадым әле: “пакь” сүзе шулай нечкәлек билгесе белән язылгач, “кукмара” да шуның шикелле “кукьмара” дип язылырга тиеш бугай бит! урыс теленнән кергән сүзләр алай язылмый: “бак” – аның кагыйдәсе бар, урыс теленнән кергән сүзләр урыс телендәгечә языла дигән, әмма “кукмара” сүзе урыс теленнән керсә дә, татарчалашкан, һәм, аның урыс теле арткылы кермичә, удмурт теле арткылы йәки мари теленнән кергән булу ихтималы да бар.

э кушымчасын язу кагыйдәсе булмаган көенчә ничек моңарчы математика укыганнар?!

вк да бер группада язганымны копиялим:

сезгә сәләм. бу группада бәхәстә “татарча математика уку җайсыз” дип әйтү булды бугай. мин моның бер сәбәбен таптым. тартым кушымчасын, ягъни, ы-э не, цифрга ялгап язуның кагыйдәсе татар теле дәреслекләрендә юк, шуңа күрә, моны татарча язучы борчыла! ул моның турында разбираться итми, оныта, әмма бу аның хәтерендә уңайсызлык булып кала. ягъни, “10 кешенең 8е” кебек җөмләдәге “8е”не ничек итеп дөрес язасы икәне билгеле түгел, кагыйдәсе юк! мин уйлыйм, тәкъдим итәм: йә “8е” дип язасы, йә “8 э” дип язасы!

шулай ук, күп вакытта күрергә була : “8 енче” дип язалар – бу дөрес түгел. кагыйдә буенча, дәреслек буенча “8 нче” дип язылырга тиеш.
ә әгәр инде сез “э” авазын язырга телисез икән, мин сезгә тәкъдим, киңәш итәм: “8енче” дип языгыз, йәки “8 энче” дип языгыз, йәки “8-энче” дип языгыз. ягъни, аерып “енче” дип язу – дөрес түгел, чөнки [йэнчэ] дип укылырга тиеш.

болар турында мин википедия бәхәслегендә дә язган идем.

әдәби телдә “ый” урынына “ай”ны кулланырга тәкъдим итәм

әдәби телдә “ый” урынына “ай”ны кулланырга тәкъдим итәм. шулай ук, әлбәттә, “и” урынына “әй”не. һәм бу сүз – хәзерге заман хикәя фигыль турында. ни өчен икәнен аңлыйсызмы? – ул дөресрәк. “ый” – “ай”ны үзгәртү, әйтелешен җиңелләштерү юлы белән, татар теленең кайбер диалектларында барлыкка килгән. әмма әдәби телдә дөресрәк вариант кулланылсын дип уйлыйм.

шулай ук, “барыйк” кебек 1 нче зат “теләү” формасы (официаль терминын тикшереп тормыйм әле), ул “ай”лы диалектларда “барайык” дип әйтелә. ләкин бу очракта мин моның төзелешен, килеп чыгышын белеп бетермим. бар+айык, аша+айык мы ул? йә, (бар+а)+ык, (аша+й)+ык мы ул? алай булса “барайык” дөрес. әмма, бәлки “барайык” ул үзе хата гынадыр, кемнәрдер, кайбер {татар телен белеп бетермәүчеләр} “бараячак” дип сөйләшә, шуның шикелле хата булырга мөмкин – мин точно белмим әле, безнең диалектта, кукмарада “ый” кулланыла. “барайык” ул хата гына булса, бәлки ул болайдыр? : бар+йк, аша + йк, шуның белән, ул бәлки “барыйк” һәм “ашайык” булырга тиештер.

“бүлек” мәгънәсендә “кисәк” сүзе дөрес түгел

мин уйлыйм, “бүлек” мәгънәсендә “кисәк” сүзе дөрес түгел, чөнки, бүлек кисми, киресенчә, ул үзе кисүдән соң калган өлеш, кисек дип. хәзер мин бу сүзгә бер аңлатма таба яздым әле: бәлки, бүлекнең башлыгы “кисәк” дип аталгандыр дип. әмма юк шул, алай булмый, чөнки, алай булса, икенче бүлекнең башлыгы ул беренче кисәк булып чыга, әмма ул алай түгел бит.