Archive for Июль 2013

матурлык һәм аллаһ турында теорияләрем

минем матурлыкны үлчәү турында бер теориям бар. ул каян килеп чыкты: матурлыкны үлчәп булмый дигән сүз ишеттем дә уйладым бугай: алай түгел бит! матурлык бит ул бөтен кеше тарафыннан да кабул ителә торган нәрсә! бары тик аны үлчәү ысуллары юк! (аны үлчәп булмый диеп ниндидер дәрестә мәктәптә яки сәләт лагерендә, анда 1 тапкыр булдым, лекциядә әйткән булырга да мөмкиннәр). шундый башваткычлар бар: сызыклар сызылган, алар кисешә һәм сорау бирелә: монда ничә өчпосмак бар? һәм дөрес җавап бирер өчен кечкенә өчпочмакларны да саныйсы, сызык белән киселгән зурларын да саныйсы. алар күп булып чыга. һәм сызыклардан ясалган матур әйберләрне карасаң да, анда өчпочмаклар булмаса башка төрле фигуралар булуына игътибар иттем. шуннан минем теория: иң әз сандагы көч яки иң әз сандагы төзү, сызу гамәлләре ярдәмендә иң күп сандагы объектлар ясап булса, ул әйбер матуррак була, ягъни, шул төзегеч сызыклар яки элементлар санына килеп чыккан объектлар санын бүлгәч, зуррак сан чыкса, ул төзелмә матуррак буладыр.
мин бу теорияне 2 малайга әйттем бугай инде, якынча 2003 нче елда кгуда.

якынча шул теорияне уйлау белән бергә бер вакытны мин матурлыкны разбирать итүне бәяләнүче әйберләрне гадиләштерү ягыннан киттем. һәм битлардан торган тезмәләр турында уйладым, аларның да матурлары һәм ямьсезләре була. мәсьәлән, 3 бит: 000,001,010,011,100,101,110,111 – боларны матурлык буенча тәртипләп тезергә була. мондый әйберләрне узыштыру өчен интернетта голосование ясарга була. бу битлар турындагы фикеремне дә мин берничә атна элек бер малайга сөйләдем. һәм бу битлар турындагы фикеремне, 7,9 биттан торган тезмәләрнең тәртип буенча тезеп ясап, бер дәфтәргә язган идем, якынча 2004 нче елда.

хәзер шушы фикерләремнең “авторлыг”ын кем дә булса урларга мөмкин диеп аларны язарга булдым әле. эшкә дә китергә торам, еракка.

һәм шушы бит тезмәләрен тезү аллаһ нәрсә ул дигән сорауга җавап теориямдә кулланыла. мин уйладым һәм якынча 2003 елда кгуда 2 малайга теориямне әйттем: бог это основной вектор кристаллизации, где вектор и кристаллизация – в расширенном смысле слова. татарчасы : аллаһ – кристаллашуның төп векторы (юнәлеше), кристаллашу белән вектор – киңәйтелгән мәгънәләрендә. бу ислам дине белән кискен каршы килми, бары тик бәлки чынлыкта аллаһ моннан да бөегрәк, кеше аңлый алмый торган нәрсәдер… ә бу вектор – ул аллаһының көрсие яки гареше дер. әмма бәлки бу әйбер аллаһ үзе, ә аллаһының көрсие – ул шул вектор тәэсирендә барлыкка килгән объектлар зонасы, аятел көрси дә әйтелгән бит: аллаһының көрсие җир белән күкләрне сыйдыра.

киңәйтелгән мәгънә дигәндә мин “мультивселенная” ягъни “параллель дөньялар” дигән нәрсәнең, чынлыкта алар параллель түгел, ә кисешә, барлыгын исәпкә алырга кирәклеген дә күздә тоттым.

аллаһ бөтен нәрсәне барлыкка китерә дигән сүзне вакыт дәвамында бер тапкыр барлыкка китергән дигән мәгънәдә аңламыйм. ә мультивселеннаяда вакыт дәвамында тотып тора. гомумән, вакыт эчендә барлыкка китерүне аңлатадыр диеп уйлау ул бөтенләй наданлык, элекке заман кешеләре шул чаклы аңгыра булмаган. пространство минковского дигән атама да дөрес түгел, (3 урын координатасына 1 вакыт координатасын өстәгән пространствоны шулай атыйлар), чөнки урын-вакыт килеше татар тетелндә дә бар, башка телләрдә дә урын белән вакыт предлоглары берләштерелгән, инде меңләгән еллар дәвамында, бу бик гади әйбер, шулай булгач, кешеләр дөньяның барча вакыт дәвамындагы торышының бер катып калган әйбер кебек итеп әллә кайчан күз алдына китергәндер. вакыт эчендә барлыкка китерү турындагы фикерләр ул аңгыралык, ялган, чөнки элек булган нәрсәләр һәм киләчәктә булачак нәрсәләр алар инде бар! бу бик гади фикер. шуңа күрә коръәндә һәм башка китапларда аның турында сүз бармавы аерым ачык.