Archive for Апрель 2013

аэропорт, грамматикада сүз, кушма сүзләр

миңа “һава аланы” дигән сүз ошамый! мин моны берничә ай элек тнв да татарча сөйләшергә өйрәтү программасында ишеткәч, шулай уйладым. хәзер мин моны гуглдан эзләдем. шушы исемле мәкалә википедияда бар икән. бәхәсендә бер кеше “һава лиманы” диергә тәкъдим итә, чөнки “аланы” анысы аэродром дие ул.
ә миңа ни өчен ошамый. 1) нәрсәгә кирәк монда “һава”??? бу бит дөрес түгел. бу чит телдәге ялгышны кабатлау. “аэр” – һава дигән сүз. ләкин ул бик дөрес түгел, чөнки, минемчә, монда һава бик үк мөһим түгел, ә күк мөһим, яки атмосфера, ә һава белән атмосфера бер үк нәрсә түгел, һава ул 1 литрлы банка эчендә генә дә була ала. 2) нәрсәгә кирәк монда “алан”? алан бит ул урман эчендәге агачсыз урын. ә бу нәрсә? җир өстендәге тигез урын – бер аз охшаш. әмма бер уйлаганда ул һавасыз урын да булып чыга, анысы дөрес түгел. һәм җир өстендәге тигез урын булу ул әле бик әйбәт мәгънә түгел. “порт” дигәне әйбәтрәк, чөнки ул функцияне аңлата – кораблар килеп туктый торган урын. һәм чит телдәгесе һава порты булып чыга, ул да бик үк дөрес түгел, сәеррәк, чөнки, бер уйлаганда, ул порт ул диңгез порты түгел, ә кораблар порты, һава порты да – очкычлар порты… әмма мин инде ялгышам да бугай, “һава порты” дигән сүзтезмә дә бар бугай… әмма ул очкыч портлары килеп чыккач кына кулланыла башлагандыр, чит телләрдә.
шулай итеп мин башка вариантлар уйлап чыгарырга тәкъдим итәм. берничәсе: очкыч порты, очкыч тукталышы.
порт дигән сүз килеп чыгышы буенча “бару”, “басу” фигылләре белән бәйләнешледер диеп уйлыйм. бәлки татар телендә дә шул туган сүзләрен кулланып буладыр: очкыч басмасы.
мин монда “очкыч” диеп яздым, ә әдәби татар телендә аны башкача әйтәләр бугай, әмма бәлки “азатлык” радиосында башкачадыр. хәзер эзләп карыйм. дөрес икән, викисловарьда “очкыч”. “очак” диеп эзләсәм, татарча әйбер юк, чувашча гына, мәгънәсе башка.

“… дигән сүз ошамый” дидем, хәзерге татар телендә шулай, әмма миңа бу ошамый. сүз – “бер сүз әйтәм” дигәндә – башка мәгънәдә, һәм ул мәгънә чын. ә грамматикада гы термин – ясалма. шуңа күрә грамматикадагы терминны алыштырырга кирәк, ул әйбер “сүз бөртеге” булсын, әмма тагы да дөресрәге – “аерымъязма” кебек сүз. чөнки тамырлар, кушымчалар да – сүз бөртекләре, әмма алар хәзерге грамматикада “сүз” термины белән аталмыйлар. хәзерге “сүз” термины хәзерге дөрес язу кагыйдәсе буенча аерым языла торган әйберне атый.

“аерымъязма” дидем, хәзерге әдәби татар телендә шундый кушма сүзләр ясау кабул ителгән, әмма миңа бу ошамый, кушма сүзләрнең бернинди файдасы, мәгънәсе юк, чөнки мәгънәсе бер сүзнеке кебек дисәгез, аерым языла торган бердәм мәгънәле сүзләр дә бар – тулып ята, шулай булгач, кайбер сүзләрне кушып язу калган аерым язылган сүзләр җыенысы да фәкать мөстәкыйль сүзләр булуын гарантияләми, шулай булгач, кайбер сүзләрне генә кушып язуны файдасына караганда зыяны күбрәк, зыяны – аларны истә тотарга кирәк, кайсыларын аерып язырга, кайсыларын кушып – төгәл кагыйдәсе юк, һәм кушып язганда килеп чыга торган техник проблемалар – мәсьәлән, сингармонизмны кулланыр өчен ул сүзнең ике сүздән торуын аңларга кирәк була, бу сүзләрне тикшерә торган компьютер программалары язганда катлаулылык.

( http://vk.com/wall17077748_2131 3 минут элек – 7:55 )