татар теле дәреслеге язырга кирәкме?

“Туфан Миңнуллин: “Үз халкың өстеннән донос язу – халкыңа хыянәт итү”” та язган идем:

К. Динар №18 (764582) / 30.03.2011 / 20:48 :

(комментаторларга:)

мин уйлыйм, урысларга татар телен мәҗбүри укытасы түгел һәм татарларга урыс телен мәҗбүри укытасы түгел.

мин дә бөтенләй белмәгәннәр өчен татар теле дәреслеге яза алыр идем бугай, ләкин минем аны язасым килми 🙂 , өйрәнмәсеннәр татар телен 🙂 диебрәк уйлыйм ни өчендер. ләкин язарга теләсәм дә анда проблемалар бардыр әле, әйтелгән : конкурс аша үтү кебек.

бер урыс кешесе җүнлерәк дәреслек язган иде, мин дә күргән идем аны китап кибетендә. бер кеше әйтте бер форумда: аны ди, урыс кешесе булганга рәсми дәреслек итеп чыгарттырмаганнар, ниндидер начальник үзе язган аннары ди.

сез ни әйтерсез? татар теле дәреслеге язырга кирәкме? инглиз теле, урыс теле дәреслекләре бар бит… шпионнар, агентлар, башка төрел икейөзлеләр өйрәнмәсен өчен минем аны язасым килмидер. урыслар арасында “икейөзле”ләр күп бугай бит, урыс булып кыланып йөриләр бугай. шпионнар кирәк булса татар телен болай да өйрәнә ала инде ул бер караганда. һәм татар теле дәреслекләре булу ул бер караганда киресенчә татар телен саклыйдыр да, чөнки үсү юнәлешендә тәэсир итә.

Бу коммент бетте. Минем фикер аннан соң бер аз үзгәрде. Дәреслек ясарга була диеп уйладым, әмма тагы уйладым, менә хәзер мин татар телен белүчеләр әз булу сәбәпле бер форумга спамер программаларга каршы җайлы гына тикшерү куйдым, татарча җавап бирергә кирәк, шулай ук “булмас ру” тикшергече дә татар телен куллана. Тагын мин уйладым, бәлки, Алла бирса, башта татарлар өчен татар теле дәреслеге язырмын диеп, минем хәзерге татар теле дәреслекләренең дөрес булмавы турында берничә тапкыр әйткәнем бар инде, мисал өчен: “хәзерге татар теле дәреслекләрендәге иң зур хата бугай бу”, “татар телендә килешләр”.

2016-02-08 : спамерларга каршы сорау бирү программасы татарча гына түгел, урысча да эшли, инглизчә дә эшли! минеке шикелле кеше әз керә торган блогларга кереп, сорауга җавап табарга да иренә ул спамерлар! табып, сразу бер 100 ләп спам язсалар да, ул аларга бик яхшы түгел, чөнки мин аларны бетереп атам, сорауны алыштырам. аларга мин бетереп барган саен автоматически язып бару гына кирәк булгандыр!

3 Comments

  1. alma әйтә:

    Динар, тэгэри-тэгэри кешнэдем. Бик кирэк ди шпионнарга синен татар теле дэреслеге. Кирэк булса, дэреслексез дэ ойрэнэлэр аны. Тем более безнен илдэ чыккан дэреслек буенча ойрэнеп тэ булмый татар телен – энэ руслар 10 ел татар телен мэктэптэ укып, Исэнмесездэн башка суз белмилэр.

    • qdinar әйтә:

      “Кирэк булса, дэреслексез дэ ойрэнэлэр аны.” дидең, мин дә шулай дидем:
      “шпионнар кирәк булса татар телен болай да өйрәнә ала инде ул бер караганда.”.

      “Тем более безнен илдэ чыккан дэреслек буенча ойрэнеп тэ булмый татар телен” – мин дә шуңа күрә дәреслек язу турында уйлыйм бит инде. әмма җүнле бөтен кеше укый ала торган дәреслек булса, чынлап та шпионнарга да эшне җиңелләштерәдер ул бәлки.

  2. alma әйтә:

    Йә Алла! Динар! Шпионнар кирәк булса, дәреслексез дә татарчаны өйрәнә! Аннары, пычагыма кирәкме кемгә татарча белгән шпион өйрәтү?

Leave a Reply