ни өчен мин татфакка кермәдем

“Татар теле КФУның Филология институтында укытылачак” та мин язган комментарий:

К. Динар №103 (764508) / 30.03.2011 / 12:28 :

ил №59 (76872) / 27.03.2011 / 18:53
дуурдоом. татарлар – наданнар.
ничек инде ул?? кер, укы. неет.

мин 2001енче елда укырга кердем. мин ул вакытта татфакка керергә теләмәдем. чөнки мин мин-минлекләндем диергә була. мин татар теле дәреслекләрендәге һәм фәнни китаплардагы наданлыкларны күреп, бу хәзерге татар галимнәре минем укытучы булып аталырга лаек түгел диеп уйладым. анда укырга керсәм шул наданнарны акыллы диеп тану була диеп уйладым. мин луччы татар теле буенча фикерләремне гади генә юл белән интернетта язам, үземнең блогта-мазар. “рәсми” галимнәр аны күрмәмешкә салыша икән – гөнаһысы үзләренә. һәм тагын минем татфакта әдәбият укыйсым килмәде 🙂 . әмма керәсе калгандыр да бәлки, ул татар теле галимнәренең фәнни китапларында минем өчен яңа фикерләр юк түгел иде бугай… ялгыш фикерләр белән беррәттән, бер тирәсе. тагы анда бәлки рун язуын өйрәтерләр иде, иске татар телен бәлки, ә болай минем үземнең аларны өйрәнеп утырганым юк әле.

One Comment

  1. alma әйтә:

    Рун язуын узлегеннэн дэ ойрэнергэ була. Минем руника белэн язылган кэгазьлэрем бар иде, онытып бетердем инде хэзер)

Leave a Reply