Татар-информ сайтыннан һәм гомумән комментарий җибәргәндә сак булыгыз

Бер вакытны, якынча узган елның ахырында, “Татар-информ”ның татарча сайтында мин комментарий яздым, мөселман хатын-кыз киеме турында. Аны чыгармадылар. Аннары мин әйткән фикерне хәтта ниндидер тапшыруда әйттеләр, шуның мәкаләсен дә чыгардылар. Ул фикерне хәзер үк төгәл хәтерләмим әле, соңрак язырмын, Алла бирса.
Шуның өчен мин күптән инде сайтларга комментарий җибәргәнче аларны копияләп саклап калдырам, ләкин менә бу очракта, кызганычка, саклап калдырмадым.

5 Comments

  1. Әҗәл әйтә:

    Һәр бер комменты алай итеп язуны кулай күрмим. Бу бит үзеңә бик авыр булачак. Бер җиргэ дә язу минемчә җитә, үзеңнен башыңны катырып эш элләп йөргәнче.

    • qdinar әйтә:

      блокнот кебек программага копиялим, анда шундый язмаларны җыеп барам, булган кадәресенә буш юл калдырып өстәп куям, адресын язып куям, ктрл+с, бер дә авыр түгел, бу файл зурайгач яңа файлга җыя башлыйм. кайберсен аннары шуннан блогыма алып куя алам, һәм башкалар. премодерация булса, адресын шул файлдан алып ачып карыйм, чыгарганнармы икәнен. мин уйлыйм син боларның шулай икәнен аңлыйсың әмма үз сайтыңа сылтама күбрәк булсын өчен язасың, әле генә тагын бер шактый мәгънәсез коммент язгансың.

      • Әҗәл әйтә:

        ярый моннан соң синең сайтыңда сайтны куймыйча язырмын алай булгач. минем бары тик әйтәсе килә алай итеп язып яту тагында башны катыра, авырайта

        • qdinar әйтә:

          юк инде, куеп яз, ләкин ниятең әйбәт булсын, сылтама булсын өчен генә язма. тагы бер урында артык күп сылтама булса, берсендә калдырып аның янындагыларында куеп тормау варианты бар… әмма кирәк түгелдер…

  2. […] чыгармауларын, хәтта бәлки урлаулары турында әйткән идем. шулай ук «интертат»та да коммент чыгармадылар. […]

Leave a Reply