“Psi” урнаштыру, кулланучы теркәү. 2енче өлеш: урнаштыру үзе белән кулланучы теркәү үзе

1енче өлеш: интернеттан алу, интернет куллану дәресе.не укыдыгызмы әле? шуның дәвамын язам.
нәрсәдә калдым әле…
Интернеттан 3 файл качать итеп алып куйылган булуы кирәк, бер савытка. 1 төп куйгыч һәм урысчалаштыру өчен 2 файл. Күренеше.
( Ул савытта 1 төп куйгычы гына булса, ягъни янында тагы 1 йә 2 урысчалаштыргычы булмаса, куйыла, соңрак ничек урысчалаштырасы икәне сайтында язылган, менә бу биттә: psi-im.org/download/lang/ru. [Менә хәзерге] Күренеше. )
Ул 3 файлның төп куйгычына 2 катлы чиртәсе, җибәрер өчен, операцион система ул программаны эшләтергә гадәттә рөхсәт сорый, аны “OK” кебек “Ярар” мәгънәле кнопкага басып рөхсәт итегез. (Төп куйгычы “.zip” файл булса, башта архивтан чыгарып куясы, аннары шул чыккан файллар арасыннан берсен эшләтеп җибәрәсе, шушыннан артыгын хәзер аңлатып тормыйм. Куйгыч “.exe” файл булган очракны сөйлим. ) Бу куйгыч программа эшләп киткәч, менә болай тел сайларга сорый, “OK”га басыгыз (урыс теле инде сайланган булса):
Тел сайлау
Аннары чыккан тәрзәдә “Далее”га басыгыз.
Аннары чыккан тәрзәдә, мондагы килешүгә риза булсагыз, “Принимаю”га басыгыз, әмма ул инглизчә язылган, бу бер аз өстәмә килешү белән {киң билгеле 2енче версия “GNU GPL” рөхсәтнамәсе}.
Аннары мондый бит-тәрәзә чыга, тагын “Далее”га басасы:
Программа куйгандагы көйләү
Бу төштәге көйләнешләрне аңлатып тормыйм хәзер, шулай калса да була.
Аннары “Установить”ка басасы, әмма, сезнең анда тәкъдим ителгән урында буш урын аз калган булса, беренче хәрефен алыштырыгыз, мәсьәлән, C ны D га алыштырыгыз, аннары “Установить”ка басыгыз.
Аннары урнаштыра, ярты минут тирәсе көтәсе:
Урнаштыру
Аннары “Готово”га басасы, әмма аңа басканчы “Показать файл Readme”ның “галочка”сын бетерәсе. “Запустить Psi 0.14” дигәнен мин куелган көе калдырдым.
Psi ны беренче куеп җибәргәч
“Оповещение системы безопасности Windows … ” дигән тәрәздә мин “Разблокировать”ка бастым.
“Настройки аккаунта” дигән тәрәздә мин “Зарегистрировать новый” дигәнгә бастым. “Отмена”га басырга була, аңа соңыннан Psi ның менюсыннан кереп була, моның турында соңрак язырмын, Алла бирса. Инде сезнең әзер – теркәлгән, алып куелган адресыгыз бар, сер сүзен язып аңа керә аласыз исә (махсус “икән” диеп язмадым әле), “Использовать существующий”га басырга була.
“Регистрация аккаунта” дигән тәрәз чыга:
"Регистрация аккаунта"
Иң өстәге яза торган урынында ягъни “Сервер” дигән башлык астында, язасы: “kukmara.ru” яки “jabber.ru” яки башкача.
“kukmara.ru” төнлә эшләмәй! “kukmara.ru” таттелеком челтәрендә һәм Кукмарада урнашкан. “jabber.ru” кайдадыр Мәскәүдә-мазар урнашкан.
Башта берсенә теркәлеп, аннары икенчесенә теркәлеп була, икесен дә бер юлы эшләтеп була.
“jabber.ru” да күп кулланучы исемнәре инде алынган, мәсьәлән, “dinar” кебек җайлы гына исем теркәп булмас, башка нәрсә өстәп карайсы була, мәсьәлән, сызык йә астсызык аша файмилия, йә фамилийәнең беренче хәрефе, йә торган урынны, туган йылны аңлаткан хәрефләр йә башкалар. Әмма мин Россия йә Кукмара районы серверында “dinar” кебек күп кешедә булган исемнән генә торган исем теркәргә тәкъдим итмәйм, ничектер гадел түгел дә шикелле.
Менә мин сервер дигән җиргә “kukmara.ru” диеп яздым:
"Регистрация аккаунта"
“Далее”га басасы.
Аннары шул серверның, мәсьәлән, “kukmara.ru” йә “jabber.ru” ның шифырлау сертификаты турында сорау чыга. “Доверять” дигән кнопкасына басасы. :
"Сертификатка ышанасымы"
Бу сорау чыкмаска да мөмкин диеп уйлайм.
Аннары исем һәм бер пароль – сер сүз уйлап чыгарып язасы:
"Регистрация аккаунта"
“Далее”га басасы. Әгәр сез язган исем инде алып куелган булса, бер хәбәр чыга һәм аның кнопкасына басып, “OK” гынадыр анда, башка исем язып ягъни мәсьәлән исемегезгә бер нәрсә өстәп, аны үзгәртеп, “Далее”га басасы.
Әгәр исемегез белән паролегез уңышлы теркәлсә, шулай диеп хәбәр чыга, аңа “OK” га басыгыз. :
Теркәлде
Аннары “Полезные советы” дигән тәрәзә чыга. Андагы “Показывать советы при запуске” дигән язу янындагы галочканы мин алып аттым. “Закрыть”ка бастым. Бу вакытта инде “Пси”ның төп тәрәзәсендә сезнең исем күренә. :
"Регистрация аккаунта"
Ул сезнең “хисап язмагыз” сүнгән көе тора. Аны “кабызыр” өчен аның өстәге язуына шувакның уң кнопкасына басып урын сайлагын ачып анда “статус” менюсын ачтыртып андагы “Доступен”га басасы. :
Кабызу, сүндерү, торышлар
Аннары менә мондый язу чыга:
Мәгълүмат кертергә кирәклек
“OK”га басыгыз да, бер хәреф булса да язып куегыз, мәсьәлән, исемегезне, йә сайтың адресын, шулай иткәч бу язу бүтән болай итеп килеп чыкмас. Аннары “Опубликовать”ка басыгыз, аннары “OK”га басасы, аннары “Закрыть”ка. :
"визитка"
Аннары ул “визитка” бите югалганга күрә төп тәрәзә күренгәч, бер хат килгәнлеге күренә. Бу kukmara.ru серверыннан килгән. Аңа ике катлы итеп чиртегез. :
сервердан хат
Ул хат эчтәлеге ачылып китер:
рәхим итегез
“Закрыть”ка басасы.
Хәзер чат ягъни күп кешеле сөйләшү бүлмәсенә керергә өйрәтәм… юк… шушы төштә язылган кадәресен чыгарыйм.
Июль-16 12:36 : дәвамын яздым, чыгардым: 3енче өлеш: күп кулланучылы сөйләшүгә керү .

Leave a Reply