Archive for Июль 2010

“Psi” урнаштыру, кулланучы теркәү. Беренче 4 өлешкә күчке, ягъни бу “эчтәлек”.

Мин моны “Яшьләр.ру” да яза башладым, үз блогымда да шушындыйны языйм әле:

XMPP чатларга керә торган Psi программасын куллану.

Сәләм.
Мин бу блогта Пси программасын куллану турында рәсемле инструкция яздым.
Бу инструкция 4 өлештән тора:
1. Псины интернеттан алу.
2. Псины урнаштыру һәм синне XMPP системасында кулланучы итеп теркәү (әле теркәлмәгән булсагыз файдалы).
3. Күп кешеле сөйләшүгә керү.
4. “Контакт”-бәйләнеш өстәү.

флешкы йугалды

минем флешкам югалды. 2 гигабайтлы, 340 сумлык, йаңа. йә онытып калдырдым, йә төшеп калды, йә аны кемдер урлады. кем урлады диеп шикләнгәнемне йазып тормайм.

“Psi” урнаштыру, кулланучы теркәү. 4енче өлеш: бәйләнеш өстәү.

Сәләм. “Пси урнаштыру, кулланучы теркәү” дигән теземнең 4енчесен язырмын хәзер. 1енчесе – интернеттан алу турында иде, 2енчесе – урнаштыру һәм кулланучы теркәү, 3енчесе – күп кешеле сөйләшүгә керү. Хәзер “контакт” өстәү турында язырмын. “Контакт” ул джаббер челтәрендәге үзенең торышын, хәзерге хәлен сиңа күрсәтеп тора торган кулланучы адресын аңлата. Торышы, хәзерге хәле дигәнем – “сөйләшеп була”, “сүндерелгән”, “китеп торам” кебек хәлне аңлата. Контакт булып торган адрес белән язышып та була.
Контакт йагъни бәйләнеш өстәр өчен “Пси”ның төп сайлагында “Общее”да “Добавить контакт”ка басасы:
псиның төп сайлагы
Мондай тәрәзә чыгыр:
бәйләнеш өстәү
“Jabber ID:” дигән төшкә сез өстәргә теләгән адресны йазасы да “Добавить”ка басасы. Бу төштә “Добавлен контакт …” дигән хәбәрнең “OK” кнопкасына басасы. Менә болай ул сезнең бәйләнеш исемлегендә урнаша, әмма аның белән хәзер үк сөйләшеп булмай, һәм тоташканмы икәнен белеп булмай:
исемлектә яңа адрес
Әмма сез шушыны өстәүгә, ул кешегә аның рөхсәтен сорау китә. (күбрәк…)

“wordpress”ның 59%ының татарчага тәрҗемәсе бар.

“wordpress”ның 59%ының татарчага тәрҗемәсе бар. хәзер вордпресс мы-у-ның диеп йазмайм, чөнки ул “вордпресс” белән берләштерелде. әмма мин әле иске версияныкыны тәрҗемә итеп утырам. күп өлеше туры килә алла бирса йаңа версияга.

“Psi” урнаштыру, кулланучы теркәү. 3енче өлеш: күп кулланучылы сөйләшүгә керү

Сәләм. “Пси”ны интернеттан алып кую белән аны урнаштыру һәм кулланучы теркәү турындагы язымталарымны укыдыгызмы әле. Шуларның дәвамын язам.
Кайсы төштә калдым: яңа, беренче кулланучы теркәгәч, сервердан “рәхим итегез” дигән хат килде.
Хәзер чат ягъни күп кешеле сөйләшү бүлмәсенә керергә өйрәтәм.
Дҗаббер чатны “конференция” диеп тә атайлар. “Чат”ны инглизчә “күп кулланучылы чат” диеп тә әйтәләр, чөнки инглизчә “чат” сүзе ул 2 кулланучылы сөйләшүне дә аңлата ала.
Хәзер күп кешеле сөйләшү бүлмәсенә керергә өйрәтәм. “Пси” программасының төп тәрәзәсендәге төп сайлакта “Общее” дигәнгә кереп аннан чыккан сайлакта “Войти в конференцию” дигәнгә керәсе:
төп сайлак
Менә мондай тәрәзә чыга:
күп кулланучылы сөйләшүгә керү
Анда менә шушы рәсемдә күрсәтелгәнчә язасы, Кукмара районы чатына керер өчен, ягъни, “Сервер:” турысына “conference.kukmara.ru” диеп язасы. Куштырнаксыз. “Комната:” турысына: “кукмара_районы”. “Ник:” турысына бер исем языгыз, чаттагы башка кешеләр сезнең шул исемегезне күрә. Мин “Динар” диеп яздым. Кайбер бүлмәдә, көйләнүенә карап, синең “q-dinar@kukmara.ru/Psi” рәвешендәге адресыңны дә белергә мөмкиннәр, ә кайбер бүлмәдәгеләр аны белә алмай, “Динар” дигәнне генә күрә. Бер ничә бүлмәдә бер юлы төрлесендә төрле исем белән “утыр”ып була.
Шушыларны язгач “Войти” дигәнгә басасы.
Чат ачылып китә.
Ул бүлмәдәге иң ахыргы бер бит тирәсе сөйләшү күренә, ул сөйләшүдәге кешеләр инде бүлмәдән чыгып киткән булырга мөмкин. Хәзерге, ягъни сез килеп кергән вакытта, бүлмәдә утырган кешеләр исемлеге уң яктагы баганада. :
күп кулланучылы сөйләшү
Шушында мон язымтамны тәмамлайм, мон “Пси” турындагы киләсе язымтамда “контакт” ничек өстәйсе икәнен язырмын, Алла бирса.

Июль-19 15:46 :
Менә бәйләнеш йагъни контакт ничек өстәйсе икәнене йаздым: 4енче өлеш: бәйләнеш өстәү.
Һәм менә мон йазымтада күрсәтелгәнчә синнең күп кешеле сөйләшүгә кереп чыгуың башка кешегә ничек күренгәнен күрсәтәм:
чатка кереп чыгу

“Psi” урнаштыру, кулланучы теркәү. 2енче өлеш: урнаштыру үзе белән кулланучы теркәү үзе

1енче өлеш: интернеттан алу, интернет куллану дәресе.не укыдыгызмы әле? шуның дәвамын язам.
нәрсәдә калдым әле…
Интернеттан 3 файл качать итеп алып куйылган булуы кирәк, бер савытка. 1 төп куйгыч һәм урысчалаштыру өчен 2 файл. Күренеше.
( Ул савытта 1 төп куйгычы гына булса, ягъни янында тагы 1 йә 2 урысчалаштыргычы булмаса, куйыла, соңрак ничек урысчалаштырасы икәне сайтында язылган, менә бу биттә: psi-im.org/download/lang/ru. [Менә хәзерге] Күренеше. )
Ул 3 файлның төп куйгычына 2 катлы чиртәсе, җибәрер өчен, операцион система ул программаны эшләтергә гадәттә рөхсәт сорый, аны “OK” кебек “Ярар” мәгънәле кнопкага басып рөхсәт итегез. (Төп куйгычы “.zip” файл булса, башта архивтан чыгарып куясы, аннары шул чыккан файллар арасыннан берсен эшләтеп җибәрәсе, шушыннан артыгын хәзер аңлатып тормыйм. Куйгыч “.exe” файл булган очракны сөйлим. ) Бу куйгыч программа эшләп киткәч, менә болай тел сайларга сорый, “OK”га басыгыз (урыс теле инде сайланган булса):
Тел сайлау
Аннары чыккан тәрзәдә “Далее”га басыгыз.
Аннары чыккан тәрзәдә, мондагы килешүгә риза булсагыз, “Принимаю”га басыгыз, әмма ул инглизчә язылган, бу бер аз өстәмә килешү белән {киң билгеле 2енче версия “GNU GPL” рөхсәтнамәсе}.
Аннары мондый бит-тәрәзә чыга, тагын “Далее”га басасы:
Программа куйгандагы көйләү
Бу төштәге көйләнешләрне аңлатып тормыйм хәзер, шулай калса да була.
Аннары “Установить”ка басасы, әмма, сезнең анда тәкъдим ителгән урында буш урын аз калган булса, беренче хәрефен алыштырыгыз, мәсьәлән, C ны D га алыштырыгыз, аннары “Установить”ка басыгыз.
Аннары урнаштыра, ярты минут тирәсе көтәсе:
Урнаштыру
Аннары “Готово”га басасы, әмма аңа басканчы “Показать файл Readme”ның “галочка”сын бетерәсе. “Запустить Psi 0.14” дигәнен мин куелган көе калдырдым.
Psi ны беренче куеп җибәргәч
“Оповещение системы безопасности Windows … ” дигән тәрәздә мин “Разблокировать”ка бастым. (күбрәк…)

татар интернетчыларына да керә башлаган бер яман гадәт турында

Татар интернетчыларына да керә башлаган бер яман гадәт турында. Бер көнне “Азатлык” радиосы сайтында бер мәкаләгә бер комментарий яздым, ул комментарийда бер сылтама гына иде. Шул комментарийны чыгармадылар. “Азатлык” радиосы сайты белән мондый хәл бер тапкыр булды инде, мин аның турында да шушы блогта язган идем. Ул вакытта мин үз гаебемне дә таныдым, сылтама гына түгел, ә шуңа өстәп бер аз аңлатма да язасым калган диеп, әмма бу юлы мин ул фикеремне онытып җибәреп тагын сылтама гына яздым. Ул юлы язырга теләгән сылтамаларым шул көе чыкмыйча калды, мин аны тагын язмадым, язсам бәлки чыгарырлар да иде. Ә хәзер ул сөйләшү ябылгандыр инде. Шулай бер никадәр вакыт үткәч ябалар фикер калдыру мөмкинлеген ул сайтта. Тагы аңлатма: ул сайтта фикер язгач ук чыкмай, ә тикшерелгәч кенә. Әмма мин аларның да хаксыз булуларын дәлилләгән идем! Аларның сайтларында фикер калдыру турында кагыйдәдә сылтама гына язылса ул язуны чыгармыйбыз диелмәгән. Менә ул хәл турындагы язмам: менә шулдай ул “азатлык” радиосы сайты. Һәм андый хәл бер генә тапкыр булмаган иде инде, тагын берәү булган иде: www.azatliq.org/content/article/2078847.html да http://matbugat.ru/news/?id=2773 дип яздым, чыгармадылар. Болар икесе дә бер үк мәкалә, комментарийлары төрлечә, берсенә кергән кешеләр икенчесендәге комментарийларны да укысын диеп язган идем.
Төп фикерем: сылтамаларны “Google”, “Yandex” кебек интернет буенча эзләгечләрдә сайтның рейтинг-дәрәҗәсе артсын дигән максат белән генә бетермәгез! Бу әшәкелек! Сылтама – ул интернеттагы бик мөһим нәрсә, ул интернетың скелеты дииме соң, нерв җепселләре диимме.
Бер тел белеме турындагы форумда шундый хәлгә очраганым бар. Ул форум инглиз телендә. Ягъни Европа культурасынлы кешеләр форумы. Ул хәл турында да яздым, инглизчә блогымда… менә бу язымтамда: Etymology of “earth” and “great groups of words”. Бу “Азатлык” радиосындагылар да Европада торалар. Тагын бер шушындый хәл тагын бер инглизчә форумда булды, анысы турында да инглизчә блогымда әйттем: “topix com” is premoderated and there is bad moderation .
Менә, “Азатлык”тагы бу мәкаләдә: www.azatliq.org/content/article/2087211.html фикер калдырдым: яздым: http://forum.belem.ru/index.php?showtopic=714. Шушыны чыгармадылар. Бу ” Яндекс татарча да эшли башлады ” дигән мәкалә. Ә forum.belem.ru/index.php?showtopic=714 – ” Yandex татарча ” дигән тема-сөйләшү. Ул темада мин язган идем: “… мин ясаган, әле ясалып бетмәгән татарча эзләгечнең (izlaw.tmf.org.ru) кирәклеге кими инде болай булгач. …”. Азатлыкка мин бер аз үпкәләдемме шунда, кимсетеп-сансызлап карарга тырыштыммы шунда, мин ул мәкаләгә башка фикер язмадым. Әмма хәзер менә искә төште әле шул. Бу мәкаләне бит инде күп кеше радиодан тыңлагач кереп укырга мөмкин, һәм сайтның алгы битеннән. Ә минем инде Яндекска чаклы бер татарча эзләгеч ясаганымны алар белмәйчә кала. Ә шул сылтама булса иде анда, алар шуннан кереп аны белә алыр иде. Тагын “Азатлык” укучыларын, фикер алышырга теләүчеләрне югалтудан да куркадыр бәлки, чөнки алар ул татарча укытучылар форумын ошатып шунда фикер алышырга күчергә мөмкин. Тагын мин ул темада яздым: … татар кушымчаларын да аңлый икән! … күренә, “китап” эзләгәненең нәтиҗәсендә “китабы”ны да калынайтып күрсәткән. Менә шушы фикеремне дә күрә алмыйча калганнардыр күп кеше, ул мәкаләгә күп кеше кергәндер, чөнки мөһим тема. Ә хәзер шушы ук фикерне “Азатлык” сайтында мәкаләдә, комментарийда түгел, башка кеше әйтте, www.azatliq.org/content/article/2094158.html да: … Әйтик, “Рамил” дип җыям икән, система бу “рәсемнән” “Рамилнең”, “Рамилгә” кебек сүзләр ясый алмый. … . Менә шушыны бүген генә күрдем дә, шушы “Азатлык”ның минем теге сылтаманы чыгармауларына ачуым кабарып китте әле.
Әмма ул фикеремне мин “Азатлык”та да элеккерәк мәкалә битендә әйткән идем: www.azatliq.org/content/article/2078847.html дә:

гугл татарчаны бик яхшы аңлый димәс идем. яндекс белән бер чама. китап, китаплар, китапка диеп эзләп карагыз. китапка дигәндә шул конкрет форманы гына таба. ә инглизчә books диеп эзләгәндә book дигәнне дә таба. …

Татарча Яндекс турында мәкаләләре чыккач, шушы ук төштә аңа сылтамалы комментарий да яздым, ул чыкты:

бүген татарча яндекс ачылды, аның турында азатлыкта да мәкалә чыкты. һәм бүген тикшереп карасам, яндекс татар кушымчаларын аңлый башлаган икән.
азатлыкта мәкалә: http://www.azatliq.org/content/article/2087211.html .

(әле генә әйттем инде, шушы ук мәкаләгә http://matbugat.ru/news/?id=2773 диеп язганым чыкмаган иде.)
Һәм ул кушымчалар турындагы фикеремне мин интернетта инде казакча Яндекс чыккач ук язган идем, massagan.com сайтында, ул хәзер ачылмый әле, һәм монда да әйттем: forum.belem.ru/index.php?showtopic=548 :

28.11.2009, 17:33
яндексның казакча эзләве яхшы эшлиме икән соң? казакча форумда сорармын алла бирса. мин дә күп телләргә ярый торган эзләвеч механизмы ясаган идем, үзем ясаган кукмара районы сайтында, шул механизмга татарча сайтлар өстәү механизмы да ясыйсым килә, әмма ул эшне уйладым гына әле бер ничаклы, яза башламадым әле, кем беренчерәк-алдарак өлгерер икән татарча сайтлардан эзләү ясарга, минме, яндексмы >2009-12-7: , әллә башкалармы<?!
28.11.2009, 18:19
http://www.massagan.com/forum.php?mod=view…mp;topicid=2043 :
Цитата
qdb Жазған уақыты: 2009-11-29 00:26:37
сәләм. http://yandex.kz ны казакша га тэрҗимә иткәннәр. һәм казак ча изләw дә йасаганнар дийеп укыганым исемдә калган. шынлап та ул казакша езләй ме? мәсьәлән, “казак” дийеп язып езләгәндә казакка, казактан, казакты, казакша, казакшага, казактар, казакшаны, казакшалар, казакшаларга, казакшалаштыру, казаклармы кебек сузлэр кергэн жыйын веб битлэрене бер рейтингка тезэме
28.11.2009, 19:54
юк бит, казакча йандекс эзләгече эәләми бит әле!
чагыштырып карагыз:

psi урнаштыру, кулланучы теркәү. 1енче өлеш: интернеттан алу, интернет куллану дәресе.

Psi (Ψ , Пси) программасы урнаштыру, яңа кулланучы теркәү. Бу программа – xmpp-jabber системасында сөйләшү өчен.
Башта ничек моны рәсми сайтыннан “качать” итеп (копияләп) алырга икәнен күрсәтәм. Браузерда адрес яза торган урын бар:
Адрес яза торган урын
Шул адресны бетереп, “Пси” программасы сайты адресын язасы.
psi-im.org
диеп языгыз. Бу адресның чын рәсми сайтныкы икәнендә шикләнсәгез, “Википедия”ны карагыз: Psi (урысча), Psi (instant messaging client).
Язгач, “Enter” клавишасына басасы. Сайт ачыла, менә күренеше:
"Пси" программасы сайты psi-im.org
Монда “downloads” дигән язуга чиртегез (“качать” итеп аласы файллар дигән сүз). (күбрәк…)

менә хәзер бер генә бөртек болыт та йук монда күккә караганда

хәзер бездә күктә бер генә бөртек болыт та күренмәй.
әмма һава салкынча, чагыштырмача. чөнки кичә, өченче көн күк бер аз болытлап алды, йаңгыр да бик аз, бер ничә тамчы гына диимме соң, гына тамды, өченче көнне бугай.

сәпит “крыло”сы йугалды

хм, миннең сәпитнең “крыло”ларыны урлаганнар бугай.