Кукмара беренче татар мәктәбен кайтарыйк

http://forum.kukmara-rayon.ru/viewtopic.php?pid=2169#p2169 дан копияләм язам, анда бу мәкаләнең тулырак, элеккерәк, 2 тапкыр зуррак 2 варианты да бар:

http://vk.com/wall-27354449_231 дан копияләп язам:

гәҗиткә мәкаләне а4 га сыйдырып язырга кушканнар иде. менә моны яздым:

Кукмара беренче татар мәктәбен кайтарыйк

Кукмара 1нче мәктәбендә төп фәннәрне урыс телендә укыта башлаганнар. Шулай итеп, Кукмара татар балалары 18 яшькә кадәр атна буе һәм көне буе диярлек урыс телендә сөйләшергә мәҗбүр ителә. Әмма бу мәктәптә тарих фәнен татар телендә укуны калдырганнар, ди. Кукмара халкының күбрәге татар булса да, без мәктәпсез калдык. Безгә татар телле мәктәбебезне тизрәк кире кайтарырга кирәк. Чөнки тизрәк кайтармасак, ул бөтенләйгә урыс телле мәктәп булып кала ала. Алай булса, бу Кукмарада чын татарларның юкка чыгуына китерәчәк, урысча сөйләшүче татарлар гына калачак. Урысча сөйләшүче кешеләрнең, мәктәп коллективының рухы үзгәрә.
Зур Кукмара белән Иске Пенәгәр мәктәпләре дә урыслашкан ди. Манзараста яңа ачылган мәктәп – урыс телле. Хәзер безгә иң якын татар мәктәпләре Пычак белән Байлангардадыр. Кукмара мәктәпләренең бөтенесе: 4 мәктәп, һәм училище белән кичке мәктәп урыс телле хәзер.
Чыгарылыш имтиханын урыс телендә генә рөхсәт итүче закон чыккан елны – 2008дә – безнең мәктәп урысча укытуга күчкән.
Татарстанда 9нчы сыйныфтан соң да “Бердәм дәүләт имтиханы” үткәрелә, һәм ул урыс телендә, ул Россиядә юк, Татарстанда сынап карау гына икән. Шулай итеп, Татарстанда гына сакланып калган диярлек татар телле, чын татарларга һөҗүм бара диеп уйларга була.
Кайбер кеше урысча укуны яклый һәм моны имтиханга әзерләнү өчен кирәк ди. Мин мәктәптә укыганда без дә югары уку йортларына керер өчен урысча имтихан бирдек. Мәктәптә татарча укып та аңа әзерләнү мөмкин.
Хөкүмәт безне шулай итеп урысча укырга мәҗбүриләгәндә, без бер сүз әйтмичә генә урысча укуга күчергә тиеш түгел. Мин уйлыйм, безнең мәктәп коллективы шушы хәлгә матбугатта ризасызлык белдерергә тиеш иде. Ризасызлык белдерү өчен vk.com/club27354449 төркеменә керә аласыз.
Татарча укуы уңайсыз диюче кешеләр бар. Мин моны беләм, өстәмә җәя тамгалары кулланып, яки кайвакыт кушымчаларны аерым язып, бу хәлне төзәтеп була. Мин моның турында шәхси сайтларымда яздым. Гарәп язулы татарча китапларда кушымчаларның аерым язылганын күргәнем бар, һәм структурасы буенча төрки телләр шикелле булган япон телендә кушып язу белән аерып язу юк. Европа телләрендәге предлоглар аерым языла, урыс һәм гарәп телендәге килеш кушымчалары үзләре өстәлгән берничә сүзнең ахырына гына түгел, һәрберсенә өстәлә. Программалау телендә ifa < 5then диеп язасы булса ул дөрес булмас иде.
Ислам диненә ышанучылар, Коръәндәге 30:22, 49:13 аятьләрен карагыз. Төрле телләр булуы – Аллаһының теләге. Без Аллаһы ясаган әйберне үзгәртергә тиеш түгел, 4:119 аятен карагыз. Һәм, Коръән китабында нәфес белән җан ул бер үк нәрсә, нәфес ул начар әйбер генә түгел, без акылны, Аллаһ кушканны тыңлаудан соң, ил законнарына буйсынудан соң, җаныбыз теләгәнне дә эшләргә хокуклы. Без урысча укуга беренче чиратта җаныбыз белән риза түгел бугай.

Кукмара беренче татар гимназиясендә укыган Корбанов Динар.

“вконтакте”да беркетелгән документларны бу блогта да беркетәм:
Татарча укуны кайтарыйк 3.odt
Татарча укуны кайтарыйк 3.doc
Татарча укуны кайтарыйк 3.docx

мунча пиче эченә йылга комы салып буламы

мунча пичендәге ташлар арасына йылга комы салу яхшымы икән? мин уйлыйм, ул ташлар белән мунча стенасы арасындагы контактны яхшыртыр иде. кирпеч мунча һәм ташлар күз алына киләдер, әмма бу фикер миңа безнең хәзерге мунча пичен күргәч килде, ул тимер (корычтыр) стеналы (торбадан ясалган), эчендә таш урынына янган кирпечләр. миң аның ташлары яхшы җылынмый кебек тоелды.

реаль саннар турындагы иске сайтымдагы язмам турында

реаль саннар турындагы иске сайтымдагы язма(лары)м турында. мин анда хәзерге математикада кабул ителгәненең дөрес түгеллеге турында язган идем. әллә ничә ел элек инде ул. шуннан соң, бер ел тирәсе элек, мин моның турында дедекинд язмасын укыдым. каты дәлилләгән. әмма барыбер, мин үз фикеремдә калам бугай… минем вариант дөрес димәйм, әмма ул вариант та бердән бер дөрес түгел бугай, шулай булгач, бары бер ул дөрес түгел булып чыга, чөнки анда аксиомалар турында дөрес язылмаган булып чыга… алла бирса, язырмын әле.

кар яуды

хәзер кар яуган да, ятып та калган, бу көздә беренче тапкыр явуда ук, җиргә төшкәч үк эремәйчә, ятып калган

ноябырь-9 9:44 : ул кар әкрен генә 1-2 көндә юкка чыкты. кичә иртәнге якта, өченче көнме шунда, тагы кар яуды, күбрәк булып.

интернетта мин

“интернетта мин” дигән битне нәшер иттем. мин инде моны берничә атна элек яздым, әмма анда берничә аңлатмасыз сылтама калган бит, менә шуларны язып бетерергә иренеп ачмыйча торган идем, һәм әле язылмыйча калган сылтамалар да бардыр. бүген ниһаять чыгардым. аңлатмасыз сылтамалар актив түгел иде, шуларны активлаштырдым да, нәшер иттем.
менә ул бит: http://qdinar.wp.kukmara-rayon.ru/internetta-min/ .

compaq d51s кә стандарт “блок питания” тоташтыру

compaq d51s (evo d510) кә стандарт {компьютер “блок питания”се} тоташтыру.
мин интернеттан урысча һәм инглизчә сайтларны карый-карый һәм уйлап, белемемне кулланып, тоташтыра алдым, менә схемасын сыздым:
мин иске “материнская плата”дан зур “питание” ( бу сүз бөртеге әдәби татар телендә “туену”, әмма мин бәлки “туклану” диер идем… ) “разъём”ы алып, ватык “компак” “быпы”сының “разъём”ын бер аз чыбыгы белән кисеп алып, “переходник” ясадым.

өстәмә “ачкыч” сүзләр сүз бөртекләре (әдәби телдәге “сүз” сүзе миңа ошамый әле… мин ул мәгънәне “сүз бөртеге” диеп язам, әллә ничә йыл инде ), моны инглизчә блогыма язганчы, бәлки монда эзләп килерләр: “how to connect standart atx power supply to compaq evo d510 ( d51s ) motherboard”. Урысча да языйм әле: “как подключить стандартный блок питания atx к материнской плате компьютера compaq evo d510 ( d51s )”. ачкыч сүз бөртекләре генә түгел, фразалар (татарча “әйтем”, “сүз”ләр диергә буладыр) яздым инде, инглизчә белән урысча аерым язып тормасмындыр, алла бирса.

бу сайттагы яңа язмаларны rss укыгыч белән күзәтеп торыгыз

мон сайттагы яңа язмаларны rss укыгыч белән күзәтеп торыгыз. әле генә уң баганада өстә шундый киңәш язып куйдым, ул мон блогның һәр битендә күренер, алла бирса. төгәле болай диеп яздым:
вакыт-вакыт бу блогны ачып карыйсыңмы? алайса, аны rss укыгыч арткылы күзәтеп торырга тәкъдим итәм. андый программада яңа язмалары сирәк чыга торган бер ничә сайтның яңалык тезмәләрен берләштереп була. мин белгән иң яхшы rss укыгыч – google.com/reader.

авыл мәктәпләрен япмау ысулы

авыл мәктәпләрен япмау ысулы. мин бу фикерне “белем ру” форумында әйткән идем инде. хәзер дөнья интернетлаша һәм интернетлашырга тиеш! ә интернет белән эшләп була торган эшне автобус белән алыштыру – бу прогресска, дөньяның хәзерге үсешенә каршы бару. ягъни, кечкенә мәктәпләрне бөтенләй бетерүгә яхшы альтернатива бар – үзәк мәктәптә һәм кечкенә мәктәптә (һәр класста) видеокамера белән зур монитор куерга, видеокамераны тотып төшереп тора торган кеше булса да әйбәт булыр иде, әмма, моны эшләп булмыйдыр, кечкенә мәктәпләрне шул мәктәп хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләмәс өчен ябалардыр ич инде, видеокамера тотып тора торган кеше дә булса, һәр сыйныфка ике кеше кирәк була. 10 сыйныфка – 20. ә видеокамера тотып тора торган кеше үзәк мәктәптә генә булса да бәлки буладыр. бу хәзерге заманада мөмкинме – әйе, чөнки хәзерге заманда һәр өйдә диярлек булган таттелеком интернет челтәрендә татарстан эчендәге тизлек бик зур, гади адсл модем белән, җибәрү секунд саен 300 килобайт, алу секунд саен 1 мегабайт бугай, видесурәт җибәрергә җитә, мисал өчен, ютуб видеоларын карау өчен секунд саен 55 килобайт җитә.

дөнья бетүе вакыты

http://matbugat.ru/news/?id=1917да бүген мин язган «№8 (776179) / 26.07.2011 / 11:36» коммент:

20:15 тә аллаһ ахырзаман вакытын яшерергә телим димәгән икән. менә мисал өчен урысча тәрҗемә, кулиевныкы: Я едва ли не скрываю Час от Самого Себя, но он непременно настанет, чтобы каждому человеку воздали тем, к чему он стремился.
порохова тәрҗемәсе:
Уж близится, поистине, тот Час,
Хотя держать его сокрытым (Я намерен),
Чтоб возымела всякая душа
По мере своего усердия (в делах Господних).
крачковскийныкы: Поистине, час приходит, Я готов его открыть,
Османовныкы: Воистину, [Судный] час непременно настанет, но Мне угодно скрыть [время] его наступления, чтобы воздать каждому человеку по заслугам его.
( минем сайтта: http://qdb.tmf.org.ru/kitap/quran/Kul/Kul_20.html )

менә инглизчә тәрҗемәләр:
http://www.islamawakened.com/Quran/20/15/default.htm
- төрлесе төрлечә, кайберсендә яшерергә телим димәгән.

һәм мин аның гарәпчәсен тикшергән идем, яшерергә теләгән булып чыкмаган иде. менә монда карый аласыз: http://corpus.quran.com/wordbyword.jsp?chapter=20&verse=15 “пачти яшерәм” генә дигән.

шуңа күрә мин ахырзаман вакыты турында белгәнемне әйтәм: ул мизгел саен бетеп тора, {безнең дөньяда ахырзаман беткәнен без күрмәгәндә} без (бу дөнья белән бергә) мизгел саен тарихның ахырзаман булмаган тармагына эләгеп барабыз.
ә тарих, дөнья бер туры сызык буйлап кына акмый, ә мизгел саен чиксез күп >август-3 12:01 : ялгыш яздым, белмим, бәлки чиксез күп түгелдер август-24 17:18 : ялгыш төзәткәнмен, элек белгәнмен һәм дөрес язганмын, чиксез күп < агымга тармаклана, аларның күпчелегендә дөнья бетә.

мин моны кайдан белдем – үзем уйлап чыгардым, вакыт буйлап сәяхәт турында фантастик хикәяләр укыгач, уйлый-уйлый торгач, дөньяның вакыт буйлап агышы тармаклана дигән фикергә килдем, аннары инде дөнья бетүенең шушылай булуы аерым ачык, һәм бу коръәнгә дә, күп хәдисләргә дә каршы килми, ә моңа каршы килгән хәдисләргә мин ышанмыйм.

коммент тәмам, бер төшеп калган хәрефне өстәдем. башлыкны “дөнья бетүе вакыты” диеп куйдым – “ахырзаман” сүзен кулланмадым, чөнки “ахырзаман”ның мәгънәсе дә бик үк төгәл түгел кебек булып тоелды, әмма хәзер уйлыйм, ярыйсы икән, һәм андагы сүз тәртибе төркичә (ягъни шулай ук татарча) түгел, ә фарсыча (ягъни шулай ук гарәпчә һәм һинд-европача һәм семитча). төркичәсе “заман ахыры” йә “заман ахыр”. бу сүз тәртибе турындагы фикер өчен “тел-сүз” бүлегенә кертәм.

вордпрессны тәрҗемәләү туктап тора әле

вордпрессны тәрҗемәләү туктап тора әле: тел файлларын иске версиядән яңасына күчергәч, тәрҗемәләгеч программада һәр ясалган тәрҗемәне яңадан сайлап чыгасы булып чыкты, шуны кулдан эшләмәйчә генә төзәтергә теләп туктап калган идем. алла бирса, төзәтеп, тәрҗемәләүне дәвам итермен.
тел файлын яңа версиягә күчергәндә ул 3 файлга бүленде.

июль-23 19:21 : яңа файлларны тәрҗемәләүне көйләдем. 19:43 : 53% ы тәрҗемә ителгән, әмма бу дөрес сан түгелдер, чөнки урысча тәрҗемәләр дә бар бугай һәм шәһәр файлы тәрҗемәләгечкә салынмаган әле.